Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие Европада исламга каршы фикерләрне кискен хөкем итеп чыкты


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Исламга карата мыскыллы фикерләр белдерүчеләрне Камил Сәмигуллин “әхлакый имгәкләр”, кабахәтләр дип атады.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Европада исламга каршы фикерләр таралуына үзенең карашын белдерде. Соңгы вакытта булган вакыйгалар бөтен дөнья мөселманнарының дини хисләренә тиде дип язды мөфти үзенең Инстаграмдагы сәхифәсендә.

“Ауропаның аерым илләрендә исламга каршы кылынган гамәлләр дөньядагы һәр мөселманның күңелендә тирән яра калдырды. Гаделсезлек, мыскыллау һәм башбаштаклык кешеләрне шулай рәнҗетә һәм нәфрәт уята. Һичшиксез, тарихта иң бөек кеше Пәйгамбәребезнең исемен һәм Аллаһының Китабын мәсхәрәләгән бәндәләр – әхлакый имгәкләр, үзләренең рухи мескенлекләреннән интегүче һәм бетүгә таба баручы кабахәтләр ул. Аларның кыланмышлары җаһилият заманындагы кыргыйлыкларга тиң. Шуңа да карамастан, бу адәмнәр үзләрен дөньяда алдынгы булып саналган мәдәният вәкилләре дип саныйлар һәм шул ук вакытта төрле дин кешеләре арасында ызгыш-талаш чыгаралар. Дин кардәшләребезне терроризм һәм экстремизмда гаепләп, бу исламофоблар кешелеккә каршы иң коточкыч җинаятьләрне кылучылар мөселманнар түгеллеген онытып җибәрә. Аларга бер немец журналистының сүзләрен искә төшерәм: “Беренче бөтендөнья сугышын кем башлаган? Мөселманнармы? Икенче бөтендөнья сугышын кем башлаган? Мөселманнармы? Австралиядәге 20 миллион җирле халыкны – аборигеннарны кем кырган? Мөселманнармы? Хиросима һәм Нагасакига атом-төш бомбаларын кем ташлый? Мөселманнармы? Төньяк Америкадагы 100 миллион индеецны кем үтергән? Мөселманнармы? Африкада яшәүче 180 миллион кешене коллыка төшереп, шуларның 88% үлгәч, аларны кем океанга чыгарып ташлый? Мөселманнармы? Әфганстан, Палестина һәм Гыйракка бәреп кереп, миллионлаган кешене кем үтерә? Мөселманнармы? Юк, алар мөселманнар түгел иде!” Аллаһыга мең шөкер, Россия җәмгыяте Көнбатышның кайбер илләреннән күпкә мәдәниятлерәк, алдынгырак һәм төплерәк икән. Үзебезнең илдә без сөйләшүләрне үзара хөрмәт күрсәтеп алып бара беләбез” дип язган мөфти.

16 октябрьдә Русиядән чыккан чечен кешесе Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатуралар күрсәткән укытучыны үтергәннән соң, Франция президенты Эммануэль Макрон радикаль исламга каршы көрәш җәелдереләчәген белдерде. Үтерелгән укытучыны җирләү чарасында ул Франция алга таба да шундый карикатуралар чыгаруны дәвам итәчәк диде.

Төркия президенты Макрон белдерүләренә җавап итеп Франциядә чыккан тауарларны алмый башларга чакырды.

Чечня мөфтие Франция президентын “дөнья мөселманнары дошманы”, “дөньяда беренче номерлы террорчы” дип атады. Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров Макрон мөселманнарны җинаятьләр кылуга котырта дип санавын әйтте.

Моннан тыш, Макрон сүзләреннән соң исламистларның Франциядәге дистәләрчә сайтка һөҗүм ясаганы хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG