Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугадагы "Адымнар" полилингваль мәктәбе белем бирү лицензиясе алган


Сентябрь ахырында прокуратура мәктәп лицензиясез укыткан өчен Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәктәп мөдиренә кисәтү белдергән иде.

"Адымнар-Алабуга" полилингваль мәктәбе белем бирү лицензиясе алган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. Лицензия прокуратура катышында алынды диелә.

Уку елы башында социаль челтәрләрдә Алабугадагы яңа полилингваль мәктәпнең лицензиясез укытуы хакында яздылар. Татарстан прокуратурасы Алабуга прокуратурасына бу хәлне тикшерүне йөкләгән иде. Тикшерү нәтиҗәсендә Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәктәп мөдиренә кисәтү белдерелде. Моннан тыш, мәктәп мөдиренә каршы административ эш тә ачылган.

Мәктәпне файдалануга рөхсәтне Татарстанның Главинвестстрой ширкәте 4 августта биргән булган. 17 августта прокуратура "Адымнар-Алабуга" мәктәбе мөдирен лицензиясез эшләү федераль канунны боза дип кисәткән булган, ләкин моңа карамастан, мәктәп яңа уку елында балаларны кабул итеп, эшен башлаган диелә.

Прокуратура мәктәпнең терроризмга каршы тору чаралары паспорты эшләнмәгәнлеген дә ачыклаган. Бу турыда Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыга кисәтү ясалган.

Алабугадагы "Адымнар" полилингваль мәктәбе 2020 елның 1 сентябрендә эшли башлады. Моннан тыш Казанда да 165 мәктәп нигезендә полилингваль мәктәп үз эшен башлап җибәрде.

Мәктәпләр Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Алга таба тагын бер мәктәпне Казанның 178нче мәктәбе нигезендә ачу көтелә. Полилингваль мәктәпләр шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә булачак. Мәктәпләр белән бергә комплексларга балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керергә тиеш.

XS
SM
MD
LG