Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВ: коронавирус аркасында күпчелек хезмәткәр онлайн эшли


ТНВ ширкәте генераль мөдире Илшат Әминов
ТНВ ширкәте генераль мөдире Илшат Әминов

ТНВ телевидение ширкәте, аңа караган "Болгар" радиосы да ике атна дәвамында карантин шартларында эшли. Күпчелек хезмәткәрләр өйдән эшләүгә күчерелгән, кайбер тапшырулар алдан яздырылып чыга.

ТНВ телеканалында 700гә якын хезмәткәр эшли. Зур корпарация күп телевизион, радио тапшырулар, башка продукция чыгара, кешеләр белән тыгыз эш итә. Коронавирус азган вакытта ТНВ да эш шартларын үзгәртергә мәҗбүр булган. Мөмкин кадәр хезмәткәр эшкә йөрмичә эшләү режимына күчерелгән.

Әлеге вакытта һәм ТНВ-Планетада бары тик көндәлек тапшырулар гына чыга. Татарча "Хәбәрләр", урыс телендә "Новости" җанлы эфирда бара. Әмма коллективның яртысы шулай ук өйгә җибәрелгән. Ике такымга бүленеп эшләргә тырышалар. Бер өлеше бер атнаны өйдә булса, икенче атнага алар бер-берсен алмаштыра.

Шулай ук җанлы эфирда "Манзара" белән "Доброе утро!" тапшырулары чыга. Әмма аларга да кунаклар килү тыела. Алып баручылар бары тик zoom, skype аша кунаклар белән элемтәгә керә ала. Шул рәвешле тапшырулар яздырыла. "Татарлар" тапшыруы да эшен туктатмаган, студиядә бер кеше генә эшләгәнгә күрә аның да эше дәвам итә.

"Таяну ноктасы"нының алдан язылган тапшырулары эфирга чыга. Әлегә "Җырлыйк әле!", "Башваткатыч", "Җәвит кәмит" кебек тапшыруларның архив материаллары кулланыла. "Вызов" тапшыруында эшләүче редакция дә мәҗбүри карантинда, бу тапшыру да чыкмый. ТНВның йөзе булган "7 дней" иҗтимагый-сәяси атналык күзәтү тапшыруы узган атнаны чыкмады. Әмма бу атна азагында инде аны яздырачаклар. "Адымнар" исә чыга, чөнки ул "Хәбәрләр" редакциясе көче белән эшләнә.

ТНВ җитәкчелеге тарафыннан студиядә кеше мөмкин кадәр аз булырга тиеш дигән таләп куелган. ТНВ территориясенә читтән керергә ярамый. Керүгә үк температура тикшерелә, күпчелек җирдә санитайзерлар урнаштырылган. Коридорда, эш урыннарында битлек киеп йөрү, дистанция саклау мәҗбүри.

Азатлык чыганакларына караганда, ТНВның җитәкчелеге арасында да, хәбәрчеләр, оператор, машина йөртүчеләр арасында да коронавирус белән чирләүчеләр бар. Якынча 40 кеше авырган. Әмма ТНВ җитәкчелеге бу саннарга төгәллек кертмәде.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

— Чирләүчеләр бар, әмма, шөкер, без вакытында тиешле чараларны күрдек. Авыручылар саны артмый, — диде ТНВ ширкәте генераль мөдире Илшат Әминов. — Безнең өчен иң мөһиме — хезмәткәрләрнең сәламәтлеге. Кемдер өйдән эшли ала, алар бинага килми, кешеләр арасында контактларны мөмкин кадәр киметтек. Мондый эш шартлары яз көне булды, безнең өчен яңалык түгел, эш бернигә дә карамастан дәвам итә.

Илшат Әминов үзе сафта, әмма бу чирдән берсе дә имин калмас инде, сакланырга кирәк, диде.

Карантинда эшләү режимы икенче атна дәвам итә. Киләсе атна барысы да үз режимына кайтырга тиеш дигән өмет белән яши ТНВда эшләүчеләр.

Ширкәтнең генераль мөдире урынбасары Данил Гыйниятов ярты коллектив белән телевизион тапшырулар эшләү авыр, динамика югала дип пошынып сөйләде. Аның сүзләренә караганда, саклану шартларын үтәгәндә, чирне эләктерү мөмкинлеге кими.

Данил Гыйниятов
Данил Гыйниятов

— Яз көне чир тарала башлагач, онлайн эшкә күчкән идек. Авыр ул, күнегелмәгән, чөнки бу – иҗат коллективы, бергә кайнашканда гына кызыклы продукция чыга. Әмма сәламәтлек мөһимрәк. Җитәкчелек Роспотребнадзор киңәше белән шушы рәвешле эшкә күчте һәм бу кешеләрне саклап калу ниятеннән ясалды, — дип сөйләде Данил әфәнде. — Хәбәрчеләр бик күп кеше белән аралаша, аларга иң авыры. Алар өчен гел борчылып торабыз. Студиядә чыннан да кеше бик аз. Эштә барысы да битлек киеп йөри, коридорда сөйләшеп торулар юк. Иминлек өчен бу бик мөһим. Җомга көнне җыелыш була, шунда алга таба ничек эш итәчәгебез билгеле булачак. Әлегә чыннан да, күпчелек тапшыру архив язмалары белән чыга. Ник кабатлыйсыз, моны күрсәттегез бит инде дип шалтыратучылар, дәгъва белдерүчеләр әлегә булмады.

Җәй буена онлайн рәвештә эшләдек, сентябрьдә барысы да тынычланды дип гадәти эшли башлаган идек. Куанган идек, чөнки карантинда эшләү авыр, ритм кими, безгә, иҗат кешеләренә, аралашу кирәк бит.

"Болгар" радиосында шулай ук карантин шартлары үтәлә. Кунаклар чакыру да юк, радио хезмәткәрләре бер-берсе белән очрашмый диярлек. Бу хакта "Болгар" радиосының мөхәррире Илфар Кәримов сөйләде.

Илфар Кәримов
Илфар Кәримов

— Бер алып баручы студиядән чыга, ул чыккач кына, башка кеше керә. Кешеләрне мөмкин кадәр кисештермибез. Битлек бары тик эфирга чыкканда гына киелми, — дип сөйләде ул. — Кунаклар хәзер тыела. Алып баручылар бары тик телефон аша кешеләргә шалтыратып, элемтәгә керә. "Иртәнге чәй" тапшыруы да сагындырды, ул берникадәр чыкмый торды, чөнки алып баручылары авырып торды. Хәзер, шөкер, барысы да сау-сәламәт. Тиздән ул тапшыру да эфирга чыгар. Студиядә 1,5-2 метр ара калдырып утырырлык мөмкинлек бар.

Рәсми саннар. 28 октябрь 10:40

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 10 501 (+86) 9 487 (+61) 51 (+1)
Татарстан8 282 (+47) 7 258 (+162) 105 (+0)
Русия1 563 976 (+16 202) 1 171 301 (+12 361) 26 935 (+346)

стопкоронавирус.рф

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG