Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә һәм Франциядә яңадан карантин кертелә


Ике илдә дә чикләүләр бер ай дәвам итәчәк. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары әлегә эшен дәвам итә.

2 ноябрьдән Германиядә яңа чикләүләр кертелә. Моның хакта илнең канцлеры Ангела Меркель игълан итте. Чикләүләр декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

"Безнең сәламәтлек саклау системы бүген әлеге чыдый ала, ләкин инфекция зур тизлек белән таралуын дәвам итсә, берничә атнадан мөмкинлекләр чикле булачак", диде Меркель.

Хакимият якындагы айларда кешеләргә сәфәрләрдән баш тартырга һәм туганнарына йөрмәскә өнди. Кешеләр өйдән тыш иң күп 10шар кеше булып җыела алачак (күп дигәндә 2 гаилә).

Карантин кысаларында илдә барлык ресторан һәм барлар, театр һәм кинотеатрлар, фитнес-үзәкләр һәм бассейннар, күңел ачу парклары ябылачак. Кунакханәләр туристларны кабул итүдән туктаячак, барлык концертлар һәм күңел ачу чараларын үткәрү тыела. Ачык һавада спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта мәктәпләр һәм балалар бакчалары үз эшен әлегә дәвам итәчәк. Коронавирусның беренче дулкыны вакытындагы карантинда алар ябык иде. Спорт матчлары исә хәзер тамашачысыз узарга тиеш булачак.

Чикләүләр әлегә кимендә бер айга кертелә диелсә дә, ике атнадан соң Меркель төбәк башлыклары белән очрашып, кирәк булган очракта чикләүләрне үзгәртә алачак диелә.

Германиядән соң карантин кертелүе турында Франция президенты Эммануэль Макрон да игълан итте. Чикләүләр Германиядәге карантин чараларына охшаш, кафе-рестораннар, күңел ачу оешмалары ябыла, уку йортлары әлегә эшли. Карантин сәбәпле ябылган һәр оешма чыгымнарны каплар өчен дәүләттән аена 10 мең еврога кадәр акча алачак.

Пандемия башыннан Германиядә коронавирусның 472 мең йоктыру очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә авыручылар саны 15 меңгә диярлек арткан. Илдә авырудан 10 196 кеше үлгән.

Франциядә соңгы тәүлектә 34 мең яңа авыручы теркәлгән. Пандемия башыннан COVID-19-ны илдә 1,2 миллион чамасы кеше йоктырган, 35 меңгә якын кеше үлгән.

Март аенда Германия белән Франция коронавирус таралуына юл куймас өчен беренче карантин керткәннәр иде. Чикләүләр апрель аенда йомшара башлады.

Көз көннәрендә Европа илләрендә коронавирус йоктыручылар саны кискен арта башлаган. Европа илләрендә, аерым алганда Чехия, Испания, Италиядә, чикләүләр кертелә башлый. Күпчелек илләрдә гадәти Раштуа ярминкәләре үткәрелмәячәк.

XS
SM
MD
LG