Кырымда да коронавирус аза. Ашыгыч ярдәм хезмәте авыр эшли, табиблар да барысына ярдәм итәргә өлгерми. Күпчелек җирдә мондый хәлләр күзәтелә. Хакимиятнең медицина системы кыенлык кичерә. Табиб, шәфкать туташлары – бу системның корбаннары. Халык проблем каршында ялгыз калды.
"Бүген кеше гомерен саклап калу өчен табиб, волонтерлар һәм чирләүченең якыннары гына көрәшә. Башка берәүгә дә ул кирәкми, хөкүмәтнең аларда гаме юк. Булмаячак та. Өметләнмәгез", дип язды үзенең Facebook битендә кырымтатар журналисты Наҗия Феми. Журналист фикеренчә, Covid-19 вирусыннан вафат булучыларның саны арту дәүләт оешмаларын бернинди чикләүләр кертергә этәрмәде. Шуңа да кырымтатарлар ярдәмне халык арасыннан эзләргә керешкән.
"Кырымда тыныч рәвештә һуманитар һәлакәт бара", – дип бәяли ярымутраудагы хәлләрне Наҗия Феми. Аның бу рәвешле чаң кагуын аңларга була – кырымтатарлар бик аз. Алар Кырым халкының нибары 13-14 процентын тәшкил итә. Ә рәсми мәгълүматларга караганда, коронавирус белән көрәшеп, хастаханәдә дәваланучыларның 80 процентка якыны да нәкъ менә алар. Аның өстәвенә, дәваланып чыгучылар бар, әмма үлүчеләр исемлеге дә көннән-көн арта. Бу кырымтатарларның "милли байлыгы" булып саналган олы буын хисабына тулылана.
Без җитлеккән, интеллектуаль куәтле милли элитаны югалтабыз
"Без үлем-китемнең реаль санын белмибез, әмма зур югалтулар кичерәбез. Безнең милли байлыгыбыз – өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз китә. Без җитлеккән, интеллектуаль куәтле милли элитаны югалтабыз. Соңгы айдагы югалтулар аеруча шаккатырды. Һәм бу әле ахыры түгел бит", – ди журналист.
Соңгы айларда үлүчеләрнең саны артуын Акмәчеттәге Абдал зиратының мөселман, кырымтатар өлешендә соңгы вакытта барлыкка килгән яңа каберләрнең кисәк күбәеп китүеннән дә чамаларга була. Кырым районнарындагы хәлләр дә моннан яхшы түгел.
Мондый аяныч хәлләрнең төп сәбәбе – вирусны санга сукмыйча туйлар, җеназалар, башка массакүләм чаралар. Аларны үткәрергә чик куелмавы, халыкның сакланмавы аяныч нәтиҗәләргә китерә. Бу – бер проблем. Икенчесе һәм иң куркынычы – чирнең җиңел формасын да дәвалап булмау. Кырым даруханәләрендә кирәкле дарулар юк.
Акча җыеп та дару алу мөмкинлеге юк
"Эзләп тә табарлык түгел, кайбер дарулар теркәүгә куелган. Провизорлардан сорыйсың, алар берни әйтә алмый, даруларның башка булмаячагын кабатлый. Ни өчен икәне беркемгә дә билгесез. Бу шартларда кеше тормышы өчен көрәшүче табиблар да ярдәм кулы суза алмый. Аларның үз туганнары да авыр хәлдә, чөнки акча җыеп та дару алу мөмкинлеге юк", дип тасвирлый журналист Кырымдагы вазгыятьне.
Түрәләр исә бу проблемны кире кага. 21 октябрьдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш штабы утырышында Росздравнадзорның Кырымдагы башлыгы Василий Климов даруларга бернинди дә кытлык юк, пациентлар арасында аңлашылмаучылык кына бар, дип белдерде.
Кырымтатарларның үзләрен саклап калулары бик мөһим, шуңа да алар зәхмәт таралган вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булучы волонтерларын барлады. Волонтерлар үпкә ялкынсынуы белән өйдә авырган кешеләргә барып укол, систем куюларны оештыру, аның өчен шәфкать туташларын барлау, аларны такси белән китертү, акча түләү мөмкинлекләрен эзли башлады. Аларга тәүлек буена йөзләрчә мәртәбә шалтыраталар. Волонтер эшенә өлкәннәр дә, яшьләр кушылды. Араларында коронавирус эләктереп егылучылар да бар. Әмма бу эш никадәр авыр булмасын, кырымтатарларның волонтерлар хәрәкәте макстларына ирешә алды.
Кырымтатарларның мөрәҗәгатьләренә Мәскәү, Петербур, Төркия һәм кырымтатарлар яшәгән башка төбәкләрдән акчалата, дарулата ярдәм килә башлады. Америкадагылар да теләктәшлек белдергән.
Ниһаять, кешеләр уянды, ярдәм төрле җирдән килә башлады
Волонтер Зәкия Аметова дарулар сорап шалтырутулар кими башлады, дип куанычын белдерә. "Ниһаять, кешеләр уянды, ярдәм төрле җирдән килә башлады. Дарулар сораучылар да бермәбер кими башлады. Авыручыларның туганнары үзләре аларны эзләп табып ярдәм итә башлады. Туганнары табылмаган мохтаҗларга көнлек яки ике көнгә җитәрлек даруларны биреп барабыз", дип язды ул.
Шулай да чит илдән кайтырылган дарулар белән проблемнар да бар. Халык үзләренә алып куйган даруларын да, кулланылган җиһазларны да бирергә әзер, ләкин әлегә даруларны җибәрү авыр, чөнки чикләр тулысынча ачык түгел. Бу хәлдән чыгуның әлегә берничә тәкъдиме генә бар: Кырымга Украина яки Төркия аша баручылар кирәкле даруларны җыеп, волонтерларга тапшыра яки почта белән җибәрә ала.
Бу хакта кырымтатар халкы милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров та Facebook сәхифәсендә белдерле, әлегә Украинадан дарулар кертү мөмкин түгеллеген язды. Шуңа күрә ватандашларын сырхауларны кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә чакырды.
"Русия тарафыннан вакытлыча оккупацияләнгән Кырым медицина һәм даруханә оешмаларына табибларга һәм аларның пациентларына COVID-19 чиреннән дәвалау өчен кирәкле медицина препаратларына даими кытлык күзәтелә. Без сезнең һәрберегезне, Кырымдагы туганнары белән элемтәгә керергә һәм аларның нинди даруларга мохтаҗлыгын белүегезне сорыйбыз", дип мөрәҗәгать итте.
2 ноябрьдәге рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә Акъярда (Севастополь) 81 кеше, Кырымда 161 кеше коронавирус йоктырган. Коронавирус чире тарала башлаганыннан бирле Кырымда һәм Акъярда бу чирне 9816 кеше йоктырган. Рәсми санарда белдерелүенчә, пандемия башланганнан бирле коронавирустан Акъярда – 69, Кырымда – 141 кеше вафат булган.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бу саннар тагын да күбрәк. Акмәчеттә коронавирустан дәвалаучы 7нче хастәхәнәгә бер район хастахәнәсеннән эшләргә күчкән, исемен язмауны сораган табиб рәсми саннарга 20-30 процент өстергә кирәк ди.