Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат


Өлфәт Мостафин
Өлфәт Мостафин

Өлфәт Мостафинга 61 яшь иде. Ул коронавирус һәм пневмония нәтиҗәсендәге өзлегүдән үлгән диелә.

Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат. Бу турыда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте. Бүген, 29 октябрьдә, 35 көн дәвамында авыру белән көрәшкәннән соң Уфа шәһәре идарәсе башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин пневмония һәм COVID-19 авыруы нәтиҗәсендә вафат булды дигән Хәбиров.

28 октябрьдә Башкортстан җитәкчесе Мостафинның COVID-19 йоктыруы, хәзерге вакытта хәле авыр булуы турында хәбәр иткән иде.

"Ул пневмония белән чирләде, хәзер COVID-19 расланды. Ул шактый авыр хәлдә, үпкәләренең зур процентына зыян килгән. Дәвалана, һәм без аның сәламәтләнүен һәм эшкә чыгуын көтәбез", диде Хәбиров.

Элегрәк Башкортстан медиалары Өлфәт Мостафинны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә алып киттеләр дип язган иде. Уфа мэриясе моны кире кагып килде.

Өлфәт Мансур улы Мостафин 1959 елның 4 маенда Чакмагыш районы Иске Ихсан авылында туган. Уфада җиңел сәнәгать техникумын, аннары Уфа авиация институтын тәмамлаган. Техник фәннәр кандидаты.

2003 елдан Башкортстан президенты идарәсенә финанс-хуҗалык идарәсе җитәкчесе вазифасына килә. 2010-2013 елларда Икътисади, технологик һәм атом күзәтүе Федераль хезмәтенең Урал яны идарәсендә эшли, аннары элек эшләгән "Газпром" ширкәтенә кире кайта. Анда ул "Газпром газораспределение Уфа" берләшмәсе баш мөдире урынбасары була. 2018 елның 29 октябрендә Уфа шәһәре идарәсе башлыгы итеп сайлана.

XS
SM
MD
LG