Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ТИҮ вәкилләре Уфада ялгыз пикетлар уздырды


Кадерле Имаметдинов

29 октябрь Башкортстан Татар иҗтмагый үзәге (ТИҮ) ялгыз пикетлар уздырды. Чаралар Башкортстан дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителер алдыннан ачлык тоткан урында – башкаланың Совет мәйданындагы элекке министрлар кабинеты каршындагы бина янында узды.

Оешма җитәкчесе Кадерле Имаметдинов ТИҮнең беренче ачлык чарасына 30 ел тулу уңаеннан "Татар теленә – дәүләт статусы!" дигән шигар белән чыкса, оешманың яшьләр бүлеге башлыгы Алмаз Хәбибуллин Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә каршы барган басымнарга каршылык белдерде. Ул "Остановить репрессии против всетатарского общественного центра" ("Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә каршы репрессияләрне туктатыгыз") дигән шигар тотып торды.

Имаметдинов чарага ачлыкның 30 еллыгы уңаеннан татарның хокуксызлыгын искә төшерү максатыннан чыгуын белдерде.

"Мин 30 ел элек шушы урында чатыр корып язучы Айдар Хәлим белән җиде көн ачлык тоткан идем. Без ул чакта татар халкының кичекмәстән канәгатьләндерелергә тиешле ихтыяҗлары исемлеген төзегән идек. Таләпләр Башкортстанның Югары шурасы утырышына адресланды. Ул таләпләр Совет мәйданындагы урам җыенында Айдар Хәлим авызыннан да яңгыратылды. Андагы иң төп таләп – Башкортстан татарларына дәүләт теле статусы таләбе иде. Ул көннәргә 30 ел вакыт узды.

Татар 30 ел элек ничек хокуксыз булган, әле дә шул килеш кала. Башкортстанның дәүләт телевидениесендә татарча тапшыру юк. Элек 20 минутлык "Рәйхан" бар иде, ул бетерелгәч, яңасы булдырылмады. Республикада татар филармониясе дә, яшьләр театры да, балалар өчен курчак театры да юк. Татарча китаплар чыгару бетүгә таба бара, миллионга якын татарга казна исәбенә быел нибары алты китап чыкты. Грантлар бәлеш пешерү һәм гармун тарту өчен генә бүленә. Булган мәктәпләр дә ябылып бара. Татар авыллары үлем алдында. Ә бит татарлар республикада күпчелекне тәшкил итүче милләт. Республика казнасына кергән акчаның өчтән бере алар кесәсеннән алына. Ә ихтыяҗларны үтәүгә килгәндә, әйтерсең дә татар халкы бөтенләй биредә яшәми", диде Имаметдинов.

Икенче пикетчы Алмаз Хәбибуллин Бөтентатар иҗтимагый үзәге лидерларын якларга кирәк дип әйтә.

Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин

"Бөтентатар иҗтимагый үзәге лидерлары, аның рәисе Фәрит Зәкиев (Казандагы ТИҮ җитәкчесе) өстеннән басымнар бара. Аларның өйләрендә тентүләр уздыралар, мәхкәмәгә тарттыралар, җинаять эшләре ачалар, штрафлар түләтәләр. Минем өчен милли лидерлар Русия президенты билгеләгән төбәк башлыклары түгел, ә җәмәгатьчелек оешмаларының халык тарафыннан сайлап куелган җитәкчеләре. Без аларны якларга тиеш. Аларны яклау үзебезне яклау кебек булырга тиеш. Ләкин халыкның үзаңы беткәннән-бетеп бара, ул куркып, өркеп көн күрә. Урам җыеннары, пикетлар уздыруны чикли торган кануннар чыгып кына тора. Эшләр болай барса, үз милләтең өчен мондый ялгыз пикетлар уздыру да җинаять булып саналуы ихтимал", диде ул.

фикерләр (14)

XS
SM
MD
LG