Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры вазифасын вакытлыча Радмил Мөслимов башкарачак


Радмил Мөслимов
Радмил Мөслимов

Вице-мэр Радмил Мөслимов соңгы бер ай дәвамында мэр вазифаларын башкарып торган.

Уфа шәһәре идарәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп шәһәрнең вице-мэры Радмил Мөслимов билгеләнгән. Бу турыда шәһәр идарәсе хәбәр итә.

“Уфа шәһәре идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы итеп Радмил Мөслимов бер ай элек билгеләнде. Ул әлеге вазифада эшләвен дәвам итәчәк” дип аңлаткан Башинформга Уфа идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Марсель Байдәүләтов.

Радмил Мөслимов вице-мэр вазифасына быелның сентябрендә, Корылтайга депутат булып киткән Салават Хөсәенов урынына килде. Аңа кадәр ул Уфаның төзелеш, юллар һәм ясалма корылмаларны төзекләндерү идарәсе башлыгы булды.

Уфа шәһәре идарәсен 2018 елның көзеннән җитәкләгән Өлфәт Мостафин 29 октябрьдә COVID-19 һәм пневмониядән өзлегү нәтиҗәсендә вафат булды.

Мәрхүм белән хушлашу 31 октябрьдә Башкортстан Корылтае бинасында узачак.

XS
SM
MD
LG