Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык артисты, күренекле биюче Ратмир Бәдретдинов вафат


Ратмир Бәдретдинов

Танылган биюче, хореограф Ратмир Бәдретдинов 88 яшендә дөньядан китте. Ул пневмония белән чирләгән.

Уфада Башкортстанның халык артисты, танылган биюче, Фәйзи Гаскәров исемендәге башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленең элеккеге җитәкчесе Ратмир Бәдретдинов вафат булган. Аңа 88 яшь була. Хезмәттәшләре хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта ул хастаханәдә пневмониядән дәваланган дип яза Башинформ.

Ратмир Сәрвәр улы Бәдретдинов 1931 елның 15 ноябрендә БАССРның Мәчетле районында туган. Уфада театр-сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, 1952 елда Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленә солист булып килә. 1973 елдан коллективны җитәкли. 1980 елда Уфа дәүләт сәнгать институты проректоры була, 1986-2001 елларда Башкорт дәүләт драма театрының мөдир урынбасары, баш администраторы булып эшли.

Ратмир Бәдретдиновны олылап “башкорт биюенең аксакалы” дип йөртәләр. Ул халыкның бию традицияләрен саклаучы, ул иҗат иткән образлар бүгенгәчә Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбльнең йөзек кашы, аларны яшь солистлар башкара. Ратмир Бәдретдинов Башкортстан телевидениесында башкорт биюе башкаручыларның “Баек” бәйгесенә нигез сала, соңгы 13 елда конкурсның жюри рәисе булып торды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG