Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев: Сталин золымы турында оныттылар, репрессияләр дәвам итә


Казанда сәяси золым корбаннарын искә алу
Казанда сәяси золым корбаннарын искә алу

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе татар иҗтимагый үзәгенә каршы сәяси репрессия эшчәнлеге бүген дә дәвам итә дип саный.

30 октябрьдә Казанның Ленин бакчасында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә ТИҮ вәкилләре чәчәкләр салып, корбаннар рухына дога укыды.

Чарада катнашкан ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, бүген әлеге һәйкәл янына 1930-1940 нчы елларда большевиклар оештырган геноцид корбаннарын искә алу өчен җыелуларын әйтте.

"1990 елларда бу геноцид турында күп сөйләшенсә дә, бүген аның турында оныттылар. Канэчкеч Сталинга һәйкәлләр куя башладылар. Кеше үтерүче Берияны нәтиҗәле эшләүче менеджер итеп кинолар күрсәтәләр. Сәяси репрессияләрне оештыручыларны без ләгънәтләргә тиешбез", дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Русиядә сәяси репрессияләр булуга ничә еллар үтсә дә, бу генодцидны оештыручылар тиешенчә җавап бирмәде һәм шуңа күрә бу репрессияләр бүген дә дәвам итә.

"Миллиоаннарча кешеләрне гаепсезгә үтергән кешеләрнең барысы да яхшы пенсияләр, орденнар алып яшәделәр. Шуңа күрә хәзер дә шундый ук репрессияләр бара. Былтыргы Хәтер көнендә шигырь укыган өчен 82 яшьлек шагыйрьгә биш мең сум штраф бирделәр һәм полициягә чакырып интектереп йөрттеләр.

Без татар иҗтимагый үзәге буларак үзебезнең оешмага карата бара торган сәяси репрессияләргә каршы чыгабыз һәм бу репрессияләрне туктатуны таләп итәбез", дип белдерде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Милли активистларның һәйкәлгә чәчәк салуларын тәртип саклаучылар якыннан күзәтеп торды.

2011 елда бастырылган "Хәтер китабы" мәгълүматларына караганда, Татарстанда ким дигәндә 54 мең 500 кеше сәяси репрессия корбаны булып исәпләнә. Боларның 9366сы Казаннан, ә 3657се хатын-кызлар. Татарстанда репрессияләнгән кешеләрнең ким дигәндә 5687се атып үтерелә. Күпләренең әле дә кайда һәм ничек юкка чыгуы билгеле түгел.

"Мемориал" хокук яклау үзәгенең "Сәяси тоткыннарга ярдәм" програмы җитәкчесе Сергей Давидис илдә сәяси репрессияләр арта бара һәм бу җәмгыятьне контрольдә тотуның төп коралына әйләнде дип белдерде.

"Мемориал" хокук яклау үзәге бүгенге Русиядә сәяси тоткыннар турында мәгълүмат тупланмасын көн саен диярлек яңартып тора. Хәзер бу исемлектә өч йөздән артык исем бар. Әлеге оешма хокук яклаучылары бүген Русиядә кимендә 649 кеше сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекләнә ди.

XS
SM
MD
LG