Эгей диңгезендә җир тетрәү Төркиянең көнбатышындагы Измир шәһәрендәге йортлар җимерелүгә китергән. Төркия эчке эшләр министры белдергәнчә, Измирдә ким дигәндә алты йорт җимерелеп төшкән.
Измирнең Борнова, Байраклы районнарында йортларга, шәһәрдән 100 километрда булган Кошадасы курортындагы корылмаларга зыян килгән дип хәбәр ителә.
Үлүчеләр яки яраланучылар турында мәгълүмат китерелми.
Измир шәһәре мэры Тунч Соер егерме бинаның җимерелгәнен әйткән. Аның сүзләрен NTV телеканалы китергән.
Сәфәрехисар шәһәренең диңгез буе урамнарына дулкын бәреп, су баскан. Бу интернетта таралган видеоларда күренә.
6,6 дәрәҗәдәге җир тетрәү җирле вакыт белән 13.51дә булган. Тетрәү үзәге диңгездә 10 км тирәнлектә, Самос утравыннан 19 километр төньяк-көнбатышта булган дип хәбәр ителә. Тирбәлешләр Истанбулда һәм Афинада да сизелгән. Самоста җир селкенүдән чиркәү гөмбәзе җимерелгән.
1999 елда Измирда булган көчле җир тетрәүдә 17 мең кеше һәлак булган иде.