Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Русиядә табибларга кытлык булуын таныды


Дмитрий Песков

Журналистлар Русия президенты сүзчесе Дмитирий Песковтан бай төбәкләрнең ярлы төбәкләрдән табибларны акчага кызыктырып китертүен аңлатуны сорады.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә бөтен җирдә табибларга кытлык сизелә дип белдерде. Бу турыда ул журналистлар белән очрашуда әйтте. Песков фикеренчә, төбәкләр, мөмкинлекләреннән чыгып, табибларның хезмәт хакын өстенлекле мәсьәлә итеп карарга тиеш.

Журналистлар бай төбәкләр COVID-19ка каршы көрәшер өчен ярлы төбәкләрдән табибларны җәлеп итә, чөнки алар күбрәк түли ала дигән мәгълүмат китерде.

Песков, моңа җавап итеп, табиблар бөтен җирдә җитми диде. Ул табиблар геройларча көрәшә дип билгеләп узды. “Эш хакына килгәндә, әлбәттә, мөгаен, хәзер табибларның хезмәт хакы һәр төбәктә дә иң мөһим әйберләрнең берсе булырга тиеш. Һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән чыгып бу эшчәнлекне көйләргә тиеш” диде Песков, һәм төбәкләр кронавирус белән бәйле аерым акчалар алды дип искәртте. “Димәк, аларның шуларны куллану мөмкинлеге бар” диде Песков.

Роспотребнадзор 28 октябрьдән Русиядә битлек кию тәртибе кертте. Мәскәүдә, Башкортстанда, кайбер башка төбәкләрдә коронавирус чикләүләре кире кайтарыла башлады. 29 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин ил күләмендә изоляция кертү булмаячак дип ышандырды.

Рәсми саннарга карый, узган тәүлектә Русиядә коронавирус йоктыруның 18 283 очрагы теркәлгән. Татарстанда – 46, Башкортстанда 92 яңа очрак турындахәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG