Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә бер айлык локдаун игълан ителде


Урамга бары тик эшкә, укуга һәм җитди сәбәпләр белән генә чыгарга рөхсәт ителәчәк.

Британия премьер-министры Борис Джонсон 5 ноябрьдән башлап илдә коронавирус таралуын туктатырга тиешле изоляция режимын игълан итте. Әлеге локдаун әлегә 2 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, диелә. Бу хакта премьер-министр халыкка мөрәҗәгатендә белдерде.

Яңа тәртипкә күрә, Британиядә яшәүчеләр өйдән бары тик җитди сәбәпләр белән генә чыга алачак, мәсәлән, эшкә яки укуга. Локдаун вакытында мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортлары үз эшен дәвам итәчәк.

Моннан тыш өйдән ашамлыклар һәм кирәк-яракларны сатып алу, саф һавада спорт белән шөгыльләнү, табибка бару, табигатьтә ял итү өчен чыгу рөхсәт ителә.

Кафе-рестораннар, барлар ризыкны бары тик "үзең белән алып китү" өчен сата алачак, шулай ук ризыкларны өйгә китерү белән шөгыльләнә алачак. Кибетләрдән бары тик азык-төлек һәм иң кирәк булган әйберләрне сата торганнарга гына эшләү рөхсәт ителәчәк.

Борис Джонсон белдергәнчә, хакимият бу чикләүләрне кертмәсә, көн саен коронавирустан берничә мең кеше үлә башлаячак. Бу апрель аенда теркәлгән максимумнан югарырак, ул вакытта Британиядә көнгә бер меңгә якын кеше үлгән булган. "Хәрәкәт итәргә вакыт җитте, башка альтернатива юк", диде премьер-министр.

31 октябрь көнне Британия Европада пандемия башыннан коронавирус белән авыручылар саны бер миллионнан арткан өченче ил булды (дөньяда – тугызынчы). Соңгы тәүлектә илдә авыруны йоктырган 21 915 яңа кеше теркәлгән, аларның күпчелеге Англиягә туры килә.

Британия коронавирус таралуына юл куймас өчен беренче чикләүләрне язгы айларда керткән иде, шуннан соң алар йомшара барды.

Көз көннәрендә Европа илләрендә коронавирус йоктыручылар саны кискен арта башлаган. Европа илләрендә, аерым алганда Чехия, Испания, Италиядә, чикләүләр кертелә башлый. Күпчелек илләрдә гадәти Раштуа ярминкәләре үткәрелмәячәк. Берничә көн элек Германия белән Франция дә карантин кертелүен игълан итте.

XS
SM
MD
LG