Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида "Террорга каршы йөрештә" милиция һавага атты, тоткарланучылар бар


Минскидагы каршылык чарасы
Минскидагы каршылык чарасы

Якшәмбе көнне Минскида Беларус президенты Александр Лукашенкага каршы чираттагы протесты чарасы узды. “Террорга каршы йөреш”диа аталган бу чарада тоткарлаулар булды.

Берничә мең кеше шәһәр үзәгеннән Сталин заманында атылганнар урыны булган Куропатыдагы истәлек урынына юл тотты. 32 ел элек Куропатыга беренче йөреш узган иде. Ул бабаларны искә алу көне дип атала. 1988нче елда халыкны милиция куып таратты, күпләр тоткарланды.

Бүген дә милиция халыкны анда уздырмаска тырышты. Минскида протестчылар йөрешне икегә бүленеп уздырды. Берәүләр Бәйсезлек проспекты ягыннан Калиновская урамы буйлап барса, икенчеләре Волгоградскидан Логойский трактка таба юл алды.

Тоткарлаулар "Московская" метросы янында һәм Волгоград урамында булды. Полиция һавага атты. Барлыгы 30лап тоткарланучы турында хәбәр ителә.

Минскида кабат интернет белән проблемнар башланды, метроның берничә станциясен яптылар, урамнарда куәт оешмаларының махсус техникасы күренә башлады. Үзәкне кабат ОМОН уратып алды.

9 сентябрьдә президент сайлауларыннан соң Беларуста көн саен протест чаралары уза. Беларус халкының зур өлеше сайлаулар гадел булмады, алтынчы мәртәбә президент мөддәтенә баручы Александр Лукашенка хәрәмләшү юлы белән җиңде дип саный. Һәр якшәмбедә йөз меңнән артык кеше Минскида һәм башка шәһәрләрдә урамга чыга. Алар Лукашенканың китүен һәм сайлауларны яңадан уздыруны таләп итә. Протестларны бастырганда ким дигәндә дүрт кеше һәлак булды, алты кеше хәбәрсез югалган санала. Зыян күргәннәрнең һәм кулга алынганнарның төгәл саны хәзергә кадәр билгеле түгел, ләкин алар берничә мең.

Европа берлеге илләре һәм АКШ Беларуста узган сайлауларның легитим булуын танымады. Русия сайлауларны таныды һәм ызгыш көчәеп китсә, Лукашенкага ярдәм вәгъдә итә, шул исәптән куәт ягыннан да. Лукашенка җәмәгатьчелектән һәм ил халкыннан яшереп инаугурация уздырды.

Беларус президенты сайлауда оппозиция намзәте булган Светлана Тихановская 26 октябрьдән бөтен ил күләмендә эш ташлау игълан иткәннән соң, Беларусның кайбер зур ширкәтләрендә эшчеләр катнашында протест чаралары башланды. Җомга көнне Лукашенка протестка чыгучыларга карата көч куллану белән янады.

XS
SM
MD
LG