Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада президент сайлауда Русия тарафлы Додон беренче турда җиңә алмады


Игорь Додон һәм Майя Санду
Игорь Додон һәм Майя Санду

Молдованың элеккеге премьер-министры Майя Санду һәм хәзерге президент Игорь Додон көрәшне дәвам итә.

Молдовада якшәмбе узган сайлауларда оппозиция намзәте Майя Санду беркетмәләрнең 99,95 процентын эшкәрткәннән соң 36 процент тавыш җыя.

Илнең хәзерге президенты Игорь Додон 33 процентка якын тавыш алган. Бу саннар Молдованың үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматында китерелә.

Шул ук вакытта WatchDog.md һәм Ачык сәясәт институты сайлау бүлекләреннән чыккан сайлаучылардан сораштыру нәтиҗәләренә таянып, Додон 41 процент, Санду 35 процент җыя дип белдерде.

Икенче тур президент сайлаулары 15 ноябрьдә узачак.
Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларда халыкның 42 проценты катнашты дип хисап бирде.

Русия тарафлы дип саналган Игорь Додон президентлыкка икенче мөддәткә бара. 2016 елда ул Европа белән якынаю ягында торучы, “Гамәл һәм фикердәшлек” фиркасе җитәкчесе Майя Санду белән ярышып, җиңеп чыккан иде. Додон 55, Санду 45 процент тавыш алды диелде.

Молдова Европада иң фәкыйрь илләрнең берсе. Халыкның бер өлеше Русия белән якынаю яклы, бер өлеше Европа берлеге, бигрәк тә Румыния белән якынаюны тели. Илдән аерылуны алга сөрүче, Русия ярдәме ала торган Днестр яны төбәге 1990нчы еллардагы сугыштан соң Кишиневтан бәйсез сәясәт алып бара, бу төбәктә яшәүчеләрнең күпчелеге сайлауларда катнашмады.

Җәен Халыкара республика институты уздырган сораштырулар күрсәткәнчә, Молдова халкының 70 проценттан артыгы ил дөрес юнәлештә бармый дип саный. Кешеләрдә, беренче чиратта, эшсезлек, хезмәт хакы түбән булуы, дәүләт идарәсенең начар эшләве, коронавирус пандемиясе ризасызлык уята.

XS
SM
MD
LG