Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: русияләрнең 59 проценты коронавирустан вакцина ясатуга әзер түгел


Соңгы ике айда Русия галимнәре эшләгән вакцинага ышаныч тагын да кимегән.

Русияләрнең яртысынанн күбе (респондентларның 59 проценты) COVID-19 вирусына каршы вакцина ясатырга әзер түгел, чөнки Русиядә эшләнгән препаратның ышанычлы булуына шикләнәләр. Соңгы ике ай эчендә халыкның бу вакцинага ышанычы тагын да кимегән дип белдерә социологлар. Сораштыруны Левада үзәге “Ачык медиа” белән берлектә уздырган. Августта коронавирустан вакцина ясатырга әзер булмаулары турыда респондентларның 54 проценты белдергән иде.

Сораштыруда катнашканнарның 36 проценты гына түләүсез һәм ихтыяри вакцинация кысаларында вакцина ясатырга әзер булуларын әйткән.

Левада үзәге мөдире урынбасары Денис Волков аңлатканча, вакцинаның ашык-пошык эшләнүе баштан ук халыкта шик тудырган, һәм соңгы айларда хакимият бу шикне тарата алмаган.

Элегрәк “Бердәм Русия” фиркасе дә бу турыда сораштыру уздырган иде. Әлеге тикшеренү русияләрнең 70 проценты яңа вакцинаны үзендә сынарга әзер түгеллеген күрсәтте.

Моннан тыш, сораштыру русияләрнең зур күпчелеге коронавирус хакында рәсми саннарга ышанмавын күрсәткән. Өчтән бере статистика эпидемиянең чын зурлыгын яшерә дип белдерә, ә 28 проценты исә саннар арттырып күрсәтелә дип саный.

Респондентларның өчтән икесе вирусны йоктырудан куркуын әйткән. 62 проценты төбәк хакимиятенең вируска каршы чараларын хуплавын белдергән дип яза “Ачык медиа”.

Русияләрнең күпчелеге (92 процент) җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүен, 57 проценты социаль ара калдырырга тырышуларын әйтә. 45 проценты кирәксезгә кеше күп йөри торган урыннарга бармавын, өчтән бере җәмәгать транспортыннан азрак файдаланырга тырышуын белдерә. Сигез проценты гына өйдән торып эшләүләрен яки эш урынында булу вакытын азайтуларын әйткән.

Русия сәламәтлек министрлыгының Гамалеи Үзәге эшләгән COVID-19 вакцинасы 11 августта теркәлде, ул дөньяда корнавирустан беренче вакцина дип игълан ителде. Ләкин теркәлү алдыннан ул сынауларның ике өлешен генә узган иде, ягъни бары берничә дистә кешедә генә сыналды.
Коронавирустан халыкны киңкүләм вакцинацияләү ел ахырында башланыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG