Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коронавирус турында фейк таратучы 13 кеше җавапка тартылган


Моннан тыш, коронавируска бәйле хокук бозу өчен Казанда 415 эшмәкәр һәм 52 юридик затны җаваплылыкка тартканнар

Ике көн эчендә Казанда 7 кафе һәм барда хокук бозу очрагы ачыкланган. Төнге вакытта эшләү тыелуына карамастан, алар халыкка хезмәт күрсәткән. Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков Казан хакимияте киңәшмәсендә белдерде. Ул коронавируска бәйле хокук бозу очраклары турында хисап тотты. Тулысынча тыелуына карамастан, кафеларда кальян тарту хезмәте күрсәтелә ди ул.

“Бүген Казандагы 70тән артык кафе, рестораннарда кальян тарту хезмәтен күрсәтү очрагы ачыкланды. Шуларның унысында бу хәл кабатланды. Эшмәкәрләргә, юридик затларга административ беркетмә төзелде. Барлыгы 390 вазифадагы зат, 415 эшмәкәр, 52 юридик зат санитар-эпидемиологик нормаларны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылды”, диде Саматошенков.

15 июльдән Росгвардия вәкилләреннән торган мобиль төркемнәр кичке һәм төнге вакытта эшләгән Казан үзәкләрен тикшергән.

“Мобиль төркемнәр көн саен кичке сәгать җидедән иртәнге бишкә кадәр эшли. Алар төнге вакытта эшләүче ашханә, сәүдә үзәкләрен тикшерә. Шул вакыт эчендә мобиль төркемнәр 3400 хокук бозу очрагын ачыклады. Шуларның 2400е санитар-эпидемиологик нормаларны бозу санала”, диде ул.

Казанда чит илдән кайтып, коронавируска тест бирмәгән 14 кешене ачыклаганнар. Аларны полиция вәкилләре өйләренә барып тикшергән. Шулай ук матбугатта, интернет һәм социаль челтәрдә коронавирус турында ялган мәгълүмат биргән өчен 13 кеше җаваплылыкка тартылган.

Хокук бозу очраклары җәмәгать транспортында да арткан. Октябрьдә 15 мең автобус, трамвай, троллейбус һәм метро тикшерелгән. Барлыгы 25 700 пассажирның битлексез йөрүе ачыкланган. Таләпләрне үтәмәгән кондукторларны эштән куу белән янаганнар, премияләрен кискәннәр.

“104 кондуктор битлек режимын бозды. Аларга карата дисциплинар чаралар күрелде. 28 кешегә премия киселде, 55 кондукторга кисәтү ясалды, 21 кеше күрсәтмә алды”, диде Казанның башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

31 октябрьдән Татарстанда төнге вакытта (23:00 — 06:00) күңел ачу чараларын оештыру һәм иҗтимагый туклану урыннарында хезмәт күрсәтү тыелды.

Моннан тыш Татарстанда яшәүчеләргә кешеләр күпләп булган урыннарда битлекләр кияргә кушылды. Бу 50дән артык кеше була алган урыннарга, шулай ук җәмәгать транспорты, такси, парковкалар, лифтларга кагыла.

XS
SM
MD
LG