Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кафеларга төнге вакытта эшләү тыела


Моннан тыш күңел ачу чараларын да төнлә үткәрү тыелачак.

31 октябрьдән Татарстанда төнге вакытта (23:00 — 06:00) күңел ачу чараларын оештыру һәм иҗтимагый туклану урыннарында хезмәт күрсәтү тыелачак. Әлеге чикләү коронавирус таралуына юл куймау максатыннан кертелә. Күрсәтмәне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Шул ук вакытта кафе-рестораннарга төнлә ризыкны "үзең белән алып китү" өчен сату рөхсәте бирелә.

Моннан тыш күрсәтмә Татарстанда яшәүчеләргә кешеләр күпләп булган урыннарда битлекләр кияргә куша. Бу 50дән артык кеше була алган урыннарга, шулай ук җәмәгать транспорты, такси, парковкалар, лифтларга кагыла.

Моңарчы Русиянең баш санитар табибы Анна Попова COVID-19 белән бәйле чикләүләр кертергә киңәш иткән иде. Төп киңәш булып кешеләр күпләп булган урыннарда битлекләр кию булган иде.

Әлеге чикләүләр – көз көннәрендә Татарстан керткән беренче җитди чаралар. Моңарчы яз көннәрендә кертелгән чикләүләр май ае һәм җәй дәвамында әкренләп йомшартыла иде. 29 октябрь көненә Татарстанда COVID-19 йоктыручыларның рәсми саны 8328гә җитте.

Башкортстанда беренче көзге чикләүләр берничә атна элек кертелә башлаган иде.

XS
SM
MD
LG