Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда барлык вузлар өйдән торып укуга күчә


Online education
Online education

Мәгариф министрлыгы белдергәнчә, Башкортстан вузларында көн саен 30-50 студент һәм укытучы авырганы ачыклана.

Башкортстанда югары уку йортлары янәдән читтән торып укуга күчә. Студентлар һәм укытучылар арасында COVID-19 очраклары арту аркасында шундый карар кабул ителгән. Бу турыда Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Элеккеге карарлар нигезендә студентлар ноябрь башында уку йортларына килеп белем ала башлар дип көтелә иде. Ләкин соңгы вакытларда студентлар һәм укытучылар арасында көн саен 30-50 авыру ачыклана дип белдерде Хаҗин. Министр сүзләренчә, болар коронавирус белән авыручылар гына түгел.
Уку нинди форматта оештырылуын югары уку йортлары җитәкчелеге хәл итә диде ул.

Шул ук вакытта махсус урта белем бирү оешмаларында авыручылар саны күп түгел, шуңа күрә бу уку йортларында дистант кертелми.

Яңа уку елы башында Башкортстанның югары уку йортларында бакалавриат һәм магистратураның беренче курс студентлары, ә көллиятләрдә беренче һәм соңгы елын укучылар белем алуын уку биналарында дәвам итте. Калганнар өйдән торып укуга күчерелгән иде.

Башкортстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматынча, быел Башкортстанда урта махсус белем бирү оешмаларында 94 меңгә якын, югары уку йортларында 98 мең студент белем ала.
Башкортстан мәктәпләрендә көзге каникуллар бер атна алдан башланып, бер атнага соңрак тәмамлана, барлыгы өч атна дәвам итәчәк. Октябрь башында мәгариф министрлыгы Башкортстанда COVID-19 сәбәпле 112 мәктәп өлешчә карантинга ябылганын хәбәр иткән иде.

Рәсми мәгълүматка караганда, Башкортстанда 11 меңгә якын кеше COVID-19 йоктырган. Узган тәүлектә 93 кешедә вирус табылган. Моннан тыш, бер тәүлектә 256 кешегә пневмония диагнозы куелган.

XS
SM
MD
LG