Accessibility links

Уфада балалар рәсем мәктәбе укытучылары җиденче көн ачлык тота


Кузнецов исемендәге 1нче санлы балалар рәсем мәктәбе күренеше
Кузнецов исемендәге 1нче санлы балалар рәсем мәктәбе күренеше

Ачлык тотуда катнашучылар мәктәп мөдиренең вазифасына кире кайтарылуын таләп итә.

Уфаның Кузнецов исемендәге 1нче санлы балалар рәсем мәктәбендә кайбер укытучылар һәм ата-аналар ачлык тота. Алар 29 октябрьдә ачлык игълан иткән иде. Чарада катнашучылар мәктәпнең элеккеге мөдире Сергей Андреевны вазифасына кире кайтаруны таләп итә.

Ачлыкка чыгучыларның вәкиле Рамил Мостаев сөйләгәнчә, берничә кеше өзлексез ач тора, берничәсе, сәламәтлеге аркасында, ике-өч көнгә кушыла. Аларның сәламәтлеген табиблар күзәтеп тора.

Балалар рәсем мәктәбе үзе белән бер бинада урнашкан сәнгать мәктәбе белән бер ел дәвамында низаглаша. Сергей Андреев үзе җитәкләгән мәктәпнең ике бүлмәсен күрше мәктәпкә бирүдән баш тарткан. Шуннан соң район идарәсе Андреев белән хезмәт килешүен озайтмаган. Рәсем мәктәбе укытучылары моны мөдирдән үч алу дип бәяли. Алар мәктәпкә мөдир итеп җибәргән белгечләрне кабул итми. Ел эчендә генә дә дүрт җитәкче алышынган.

Кузнецов исемендәге рәсем мәктәбен яклап Русия президенты Владимир Путинга хат язылган, аңа Русия рәссамнар берлеге әгъзалары, Башкортстанның атказанган мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, республика бүләкләре лауреатлары, дистәләрчә укытучылар кул куйган диелә.

XS
SM
MD
LG