Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта президент сайлауда тавыш бирү башланды


Чикагода сайлау бүлекчәсе
Чикагода сайлау бүлекчәсе

Төнге сәгать унике тулуга ук беренче булып Нью-Гэмпшир штатында яшәүчеләр тавыш биргән.

Бүген, 3 ноябрьдә АКШта президент сайлау уза. АКШның гамәлдәге президенты, республиканнар вәкиле Дональд Трамп һәм демократлар вәкиле, “вирусны җиңәргә” һәм илне берләштерергә вәгъдә итүче Джо Байден президентлык вазифасы өчен көрәшә.

Беренче сайлау бүлеге төнге уникедән соң Нью-Гэмпшир штатының Диксвилл-Нотч бистәсендә ачылды. Бистәдә яшәүче биш сайлаучының бишесе дә Байден өчен тавыш биргән дип хәбәр ителә твиттерда.

Дүшәмбе көнне намзәтләр илнең төрле штатларында очрашулар уздырды. 77 яшьлек Байден Оһайо штатында Трампның пандемия белән көрәш алымнарын тәнкыйтьләде. “Безнең бу бүлгәләнгән илне берләштерү өмете бар” диде Байден, һәм Трампны “көчсез”, “хурлыклы” дип атады.

74 яшьлек Трамп Төньяк Каролина штатында митингта чыгыш ясап, “ни булса да, җиңүгә ирешәчәкмен” дип белдерде. “Байден өчен тавыш бирү – хөкүмәтне глобалист, коммунист, социалист, бай либераль икейөзлеләр кулына бирү, алар сезне авызыгызны томаларга, цензура кертергә тели” диде Трамп.

Гадәттә сайлау нәтиҗәләре рәсми саннар чыкканчы ук билгеле була, медиа аерым сайлау бүлекләрендә алынган мәгълүматлар нигезендә фаразлар кора. Быел 97 миллион сайлаучы алдан тавыш бирде – бу рекордлы сан. Сайлау кәгазьләренең зур өлеше почта аша җибәрелгәнгә, тавышларны санау гадәттәгедән күбрәк вакытны алырга мөмкин.

Трамп почта аша тавыш бирүне тәнкыйтьләп чыкты. Ул Пенсильвания штатында шул рәвешле бирелгән тавышларны санауны мәхкәмәгә бирәчәген белдерде.

Axios яңалыклар порталы Трамп, сайлаучы вәкилләр коллегиясе нәтиҗәләре билгеле булмаса да, сишәмбе көнне кич үзенең җиңүе хакында игълан итәргә җыена дип язды. Трамп бу мәгълүматны кискен кире какты.

Байден, бу сүзләргә җавап итеп, “Президент сайлауны урламас” дип белдерде.

Илкүләм уздырылган сораштырулар Байденның Трамптан якынча сигез пунктка алда барганын күрсәтә.

Шушы ук сайлаулар вакытында Вәкилләр пулатында 435 урынны, Сенаттагы 100 урынның 35ен, 11 губернатор урынын һәм җирле хакимият оешмаларында төрле вазифаларны кем билиячәге ачыкланачак. Моннан тыш, төрле сораулар буенча референдумнар да уздырыла.

XS
SM
MD
LG