Accessibility links

Кыргызстан парламенты рәисе итеп Талант Мамытов сайланды


Талант Мамытов
Талант Мамытов

Спикер Канатбәк Исаев президент сайлауларында катнашу өчен вазифасыннан китте.

Кыргызстан парламенты – “Жогорку Кенеш” 4 ноябрьдә яңа спикер сайлады. Бу вазифага “Республика – Ата-Җурт” фракциясе вәкиле Талант Мамытов сайланды.

Сайлауда катнашкан 101 депутаттан 100 депутат Мамытов намзәтен хуплады.

Элеккеге рәис Канатбәк Исаев вазифадан китте, ул 10 гыйнварда узачак президент сайлауларында намзәт булып катнашырга җыена.

Талант Мамытов Кыргызстан хөкүмәте җитәкчесе Садыр Җапаровның көрәштәше. 2012 елда “Ата Җурт” депутатлары Садыр Җапаров, Талант Мамытов һәм Камчыбәк Ташиев Бишкәктә митинг оештырганнан соң хакимиятне көч куллану юлы белән яулап алуда гаепләнеп мәхкәмә каршына баскан иде. 2013 елда Садыр Җапаров Каракол шәһәрендә митинг вакытында тотык алуда гаепләнеп, 11 ел төрмәгә хөкем ителде.

Октябрь башында Кыргызстанда парламент сайлауларында хакимият яклы фиркаләр җиңеп чыкканнан соң, оппозиция урамнарга чыкты. Җапаров төрмәдән азат ителде.

Протестлар сәбәпле, 9 октябрьдә Кыргызстан президенты ил хөкүмәтен таратты.

“Жогорку Кенеш” спикеры итеп “Кыргызстан” сәяси фиркасе җитәкчесе Канат Исаев сайланды.

15 октябрьдә президент Сообонбай Жээнбеков вазифасыннан китүен хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG