Ноябрь уртасыннан Татарстанда коронавирус йоктыручыларга ташламалы дарулар биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева матбугат очрашуында белдерде.
“Коронавирус белән авыручыларга даруларны ташламалы төстә тәэмин итү кертелә. Русиянең резерв фондыннан 5 млрд сум акча бүленгән. Татарстан 146 млн сум алачак. Бу акчага өйдә дәваланучыларга дарулар бирелүе көтелә. Дарулар исемлеге билгеле. Бу һормональ препарат, вируска каршы дару, берничә антибиотик һәм антикоагулянт. Татарстанда хәзер җитештерүчеләр белән килешү төзелә. Без ноябрь уртасында коронавирус авыруын дәвалау өчен өйдә авыручыларга дарулар бирә алачакбыз”, диде Яркәева.
Министр урынбасары сүзләренчә, бушлай даруларны табиб күзәтүендә булган авырулар алачак. Алар сырхауханә аша табиб күрсәтмәсе белән даруханәләрдә биреләчәк.
Моннан тыш, даруларны маркировкалау үзгәртелә. Алга таба препаратларның җитештерүчедән кулланучыга ничек барып җитүен күзәтә алачаклар.
Шул ук вакытта Татарстан даруханәләрендә даруларга ихтыяҗ артуын белдерделәр.
“Антибиотик, вируска каршы препаратлар, оешып килүче кан системын дәвалау даруларына хәзер ажиотаж дәрәҗәсендә ихтыяҗ артты. Халык аларны алдан сатып ала”, диде министр урынбасары Фәридә Яркәева.