Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Казан мэриясенең Татарстан Конституциясе көнендә пикет уздыруны тыюын дөрес дип тапты


2019 елда Татарстан конституциясе көне уңаеннан пикет
2019 елда Татарстан конституциясе көне уңаеннан пикет

5 ноябрь Казанның Вахитов мәхкәмәсендә милли активист Ринат Ризвановның Казан хакимиятенең Татарстан Конституциясе көнендә пикет уздырырга рөхсәт итмәү карарына каршы шикаяте тикшерелде.

Шикаятьче үзе катнаша алмаган утырышта хөкемдар Самат Кәримов Казан хакимиятенең карарын дөрес дип тапты.

Бу хакта Азатлыкка, утырышта күзәтүче буларак катнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итте.

“Казан хакимияте карарын шикаять иткән Ринат Ризванов үзе, эштән җибәрмәүләре аркасында бүгенге мәхкәмә утырышында катнаша алмады. Хөкемдар аннан башка гына карар чыгарды. Утырыш ун минутта үтте. Без мәхкәмәдә хокукчы Алексей Златкин белән тамашачы буларак кына катнаштык”, диде.

Зәкиев, Казан башкарма комитетының Татарстанның иң зур бәйрәме 6 ноябрь – Конституция көнен искә алуга каршы чыгуын Казан хакимияте өчен оят һәм хурлык дип бәяләде.

“6 ноябрь Татарстан Конституциясе көне республиканың дәүләт бәйрәме. Казан хакимияте аны үзе зурлап үткәрергә тиеш. Элек үткәрәләр иде бит. Муса Җәлил исемендәге опера балет театрында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә тантаналы җыелыш, аннан бәйрәм концерты була иде. Хәзер исә хакимият дәүләт сүзеннән үзе куркып тора”, диде.

ТИҮ рәисе 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көнен Казанның өч урынында бер кешелек пикетлар уздырып билгеләп үтәчәкбез диде.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкиле Ринат Ризвановның Казанның Тукай скверы, Камал театры алды, Ирек мәйданы, Бауман урамы, Гумилев һәйкәле янында яисә Ленин бакчасында 6 ноябрь Татарстан конституциясе көне уңаеннан пикет уздыруны килештерү өчен 2 ноябрьдә биргән гаризасын вакыты соңга калынган дигән сәбәп белән Казан башкарма комитеты килештермәгән иде.

XS
SM
MD
LG