Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар урысча фамилиягә шулкадәр ияләнгән, татарча дөрес түгел дип уйлыйлар"


Татарстан кануны фамилияне татарча дөрес язу мөмкинлеге бирсә дә, андыйлар бик аз. Кануннан файдаланып фамилияләрен үзгәрткәннәр тәҗрибәсен тәкъдим итәбез.

Татарстан гаилә кодексында язылганча, ресбупликада һәркем үз документларында фамилиясен һәм атасының исемен үз милләтендәгечә күрсәтә ала. Татарлар үз фамилиясеннән "ов", "ев", "ин" кебек кушымчаларны алып кыскартырга, "-ич" урынына фәлән "улы", фәлән "кызы" дип язарга хокуклы. Азатлык шушы хокукны файдаланган берничә кеше белән аралашты.

Фамилиямнән бар гаиләмне таныйлар

Тарих фәннәре кандитаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нурулла Гариф фамилиясен 2000 елда ук кыскартып үзгәртүе турында сөйләде.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Ул вакытта фамилияне кыскарту мөмкинлеге турында канун чыкты. Аңарчы бар милли активстлар газета-журналларда татар фамилияләренең "-ов", "-ев" кебек кушымчаларыннан арынырга тиешлеге хакында язган иде. Әмма минем арттан баручылар булмады диярлек. Шул рәвешле фамилиясен үзгәрткән 4-5 кешене генә беләм. Югыйсә, моны эшләү бик ансат. ЗАГСка кереп гариза гына язасы. Бер ай эчендә сиңа туу турында яңа таныклык бирелә, шуның нигезендә башка документларыңны гына яңартасың", ди Нурулла әфәнде.

Ул фамилиясен үзгәртү сәбәпләреннән иң беренче итеп миллилекне атады.

"Фамилияң "гарип" дигәнне аңлата, бабаң гарип булганмы әллә?", дип көлүчеләр дә бар иде

"Нурулла Гариф дип калдыруымның беренче сәбәбе миллилеккә бәйледер, әмма икенче сәбәп тә бар. Минем бабам Гарифетдин исемле булган. "Гариф" гарәпчә "укымышлы" дигәнне аңлата. Шул бабамның исеменнән ясалган фамилиябез Гарипов иде. Мәктәптә укыганда: "Фамилияң "гарип" дигәнне аңлата, бабаң гарип булганмы әллә?", дип көлүчеләр дә бар иде. Татарча фамилия белән документлар алганда балаларым кечкенә иде әле, алар үсеп җитеп паспорт алганда минем "Гариф" фамилиямне алдылар. Хатыным да документларын алыштырды. Көндәлек тормышта әле аның файдасын да күрәбез — безнең Балык Бистәсе районында күп җирдә таныйлар. Каядыр барсак, балаларымнан да, хатынымнан да: "Сез аның улымы, кызымы, хатынымы" дип сораштыралар", ди Нурулла Гариф.

Урыс кына түгел, татар да сәерсенә

Тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм дә 2006 елда фамилиясен алыштырган. Ул бу гамәленә урыслар гына канәгатьсезлек белдереп калмыйча, хәтта татарлар да сәерсенеп каравы турында сөйләде.

Рәшит Галләм
Рәшит Галләм

"Безнең татар кешесенең асылына туры килми ул "-ов", "-ев", "-ин" кушымчалы фамилияләр. Төркиләрдә андый кушымча беркайчан да булмаган. Элек татарда кешене исеме һәм әтисе исеме белән генә атап йөрткәннәр, фәлән фәлән улы дигәннәр дә, бетте. Фамилия дигән әйбер булмаган. Безне дә Иванов, Васильев кебек атап, урыска яраклаштыруның бер формасы булып кына кереп киткән ул безгә. Мәскәүгә эш белән баргач та күп тапкыр сорадылар, "Фамилиягезне нигә кыскарттыгыз, бу сезгә нәрсә бирә?", диләр. "Безнең халыкта шулай", дип үз карашымны аңлатып күрсәттем. Канәгатьсезлекләрен белдерәләр, чөнки алар моны татарның урыстан аерылырга омтылуы дип кабул итә. Әле ул фамилиягә урыслар гына түгел татарлар да сәерсенә. Татарлар фамилиядә урысча кушымчаларга шулкадәр ияләнгән, ансыз дөрес түгел дип уйлыйлар. Мин фамилияне генә үзгәртеп калмадым, әтинең дә исемен тулыландырып яздырдым. Аның тулы исеме Габделфәрт, паспортта шуны Фәрт дип кенә язганнар. Койрыгын кискән тавык шикелле "Фартович" кына булып йөри идем элек", ди Рәшит әфәнде.

Ул фамилияләрдән кушымчаларны алып алу күренешен татар гореф-гадәтләренең берсе дип белдерде.

"Татар зыялыларында "-ов", "-ев", "-ин" кушымчаларыннан арыну — электән килгән традиция. Бездә бик күп интеллигенция вәкилләре хәзер дә исемен шулай татарчалаштырып язган була, ә паспортын алып карыйсың — анда фамилияләре тулысынча "-ов", "-ев" кушымчалары белән тора. Мин моны монафыйклык дип саныйм. Бер төркем кеше алдында бертөрле, икенчесе алдында икенче төрле йөргән кебек килеп чыга. Халык күзенә төтен җибәрү бу һәм бу күренешне бер дә хупламыйм", ди Рәшит Галләм.

Татарда исем алдан йөри

Чаллы шәһәренең "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Илмир Салих моннан ун ел элек фамилиясен генә түгел, әтисе исеме графасындагы урысча аталышны да "Закиржан улы" дип үзгәрткән.

Илмир Салих
Илмир Салих

"Мин ул фамилия мәсьәләсендә балачактан ук гаҗәпләнә идем инде. Бишенче сыйныфта укыганда, кулга әдәбият дәреслеге алгач, язучыларны өйрәнә башладык. Күбесенең фамилиясе "-ов", "-ев"ларсыз — Габдулла Тукай, Һади Такташ, Гаяз Исхакый... Шунда ук үземнең һәм башкаларның фамилиясе турында уйлана башлаганмындыр. Нишләп барысы да "-ов", "-ев", "-ин" дип бетә икән? Эзләнә торгач, моның сәбәбен белдем һәм үз фамилиямнең татарча яңгыравын теләдем. Урысларда гына ул "чей сын" дигәнгә, "ИванОВ сын" дип җавап кайтаралар, фамилиясе үк кемнең малае булуын кычкырып тора. Ә татар телендә алай дип эндәшү безнең кагыйдәләргә туры килми.

Минем фамилиягә берәүнең дә исе китми

2011 елда Нурулла Гарифның бер мәкаләсенә тап булдым. Ул анда үзенең Гарипов, ягъни гарип, инвалид буласы килмичә, фамилиясеннән "-ов" кушымчасын алып атуы турында язган. Менә шул мәкалә соңгы этәргеч булды бугай. Бу процедура көндәлек әйбер бит, хатын-кызларның да күбесе, кияүгә чыккач, паспорттагы һәм башка документлардагы фамилиясен иренекенә алыштыра. Минем фамилиягә берәүнең дә исе китми, көндәлек тормышта кыенлык тудырмый, бары тик Леруа Мерлен кибете генә миңа "Здравствуйте, Салих Илмир", дип хат яза. Татарларда исемнең алдан йөрүен аңламый", ди Илмир.

Журналистлар фамилиямне яратмады

Блогер Алсу Хафиз урысча кушымчалардан паспорт алыштырыр вакыт җиткәч, 20 яше тулгач арынган. Ул фамилиясен Татарстаннан читтә, Самар өлкәсенең Тольятти шәһәрендә үзгәрткән.

Алсу Хафиз
Алсу Хафиз

"2010 ел иде ул. Татар теле, милли эшләр юнәлешендәге иҗтимагый агымга кереп киткән чагым. Әдәбият, тарих, сәнгать белән күбрәк кызыксына башлагач, татарларның фамилияләре элек башкача булуын белгәч, моңа аңлы төстә игътибар иткәч, үзгәртергә булдым. Моның өчен шул хактагы кануннарны укыдым. Исемемне алыштыру өчен бернинди өстәмә документлар кирәк булмавын белеп, ЗАГСка гариза язарга бардым. Мине район ЗАГС бүлеге мөдиренә җибәрделәр. Ул да Алсу исемле урта яшьтәге бер ханым иде. Бу Тольятти шәһәрендә булган хәл. "Кияүгә чыккач барыбер үзгәртәсең була", дип әйтеп караган иде, ризалашмадым.

Күбесе барыбер Хафизова дип язып куя

Паспортны алып кайтып әти-әнигә күрсәткәч, алар "Синнән чыгар инде", дип кенә әйтте. Исем-фамилиямнең кыска булуы миңа бик ошый. Исемемдә дүрт хәреф, фамилиямдә — биш. Идеаль күренеш. Казан журналистлары гына фамилиямне яратмады. Киңкүләм мәгълүмат чаралары белән эш иткәнем булды, күбесе барыбер Хафизова дип язып куя. Бу дөрес түгел, дип кат-кат әйтеп торсам да", ди Алсу Хафиз.

Татарстанда андый статистика юк

Казанның ЗАГС идарәсендә бүлек җитәкчесе Любовь Шәрифуллина Азатлык сорауларына бары Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат хезмәте аша гына җавап бирәчәген әйтте. Хәбәрче, шәхси мәнфәгатьләрен истә тотып кызыксынса, аның сорауларына җавап бирергә ярый икән. Шушы хокуктан файдаланып кына Азатлык мәгълүмат алуга иреште. Кыскасы, фамилияңнең дөрес итеп татарча язылуын теләсәң, ЗАГС идарәсенә килеп фамилияне үзгәртү хакында гариза язарга һәм 1600 сум дәүләт пошлинасы гына түләргә кирәк. Моны өйләнешкән чакта да эшләп була. Әлеге гариза бер ай эчендә карала һәм яңа исем-фамилия белән туу турында таныклык бирелә. Шуның нигезендә башка документлар да алыштырыла.

Татарстан гаилә кодексының 24нче маддәсендә язылганча, өйләнешкән вакытта, милли гадәтне истә тотып, ир белән хатын фамилияләрен кыскартып үзгәртә ала.

Шул ук канунның 49нчы маддәсендә балага да "отчество"ның, милли гореф-гадәт нигезендә, әтисе исеме артыннан "улы" яки "кызы" дигән өстәмә белән күрсәтелә алуы хакында язылган. Әлеге дә баягы гореф-гадәтләргә нигезләнеп, баланың фамилиясе атасы исеменнән генә ясала алуы да шул ук маддәдә языла.

Любовь Шәрифуллина
Любовь Шәрифуллина

"Казан шәһәре матбугат хезмәтенә "-ов", "-ев", "-ин" кушымчасыннан арынганнар санын сорап журналист соравы юлласак, төгәл саннар китерә аласызмы?" дигән сорауга Шәрифуллина андый статистика алып барылмавын әйтте. Әмма, аның сүзренчә, андыйлар бик аз.

Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан кебек Урта Азия илләрендә дә фамилиядәге урыс кушымчаларыннан арыну 1990нчы елларда ук башланган иде. Аларда ул уңышлырак барды, чөнки бу эшне оештыруны күренекле шәхесләр үз үрнәгендә башлап җибәрде. Мәсәлән, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмонов фамилиясен Рахмон дип үзгәртте. Аның мисалында илдә бик күпләр фамилияләрен үзгәртә башлады. Казакъстанда да андыйлар булды, Алматы шәһәре мэры Бауыржан Байбек — шундыйларның берсе. Кыргызстанда элеккеге эчке эшләр министры Болот Шер-Нияз, хокукчы Садык Шер-Нияз иң беренчеләрдән шушы адымны башкарып үрнәк күрсәтте. 24.kg сәхифәсе язуынча, Кыргызстанның 33 мең ватандашы 2017 елда фамилиясендәге "-ов", "-ев" кушымчаларыннан арынып, яңа документлар ясаткан.

XS
SM
MD
LG