Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сатып алу активлыгы үсү туктаган


Ваклап сату әйләнеше күләме сентябрьдә августка карагнда 0,2 процентка кимрәк булган. Октябрь күрсәткечләре тагын да түбәнрәк булырга мөмкин.

Татарстан статистика идарәсе саннарына карый, көз башында республикада халыкның сатып алу активлыгы үсүдән туктаган. Сентябрьдә тауар әйләнеше август белән чагыштырганда 0,2 процентка кимрәк булган. 2019 елга караганда быелның сентябрендә сатулар 3,4 процентка кимегән.

2020 елның тугыз ае эчендә куллану базары 6,9 процентка кыскарган. Апрель һәм майда сатып алулар күләме 27,6 һәм 21,7 процентка кимрәк булган.

Азык-төлек булмаган тауарлар белән сату итү күләме сентябрьдә узган елга караганда 4,3 процентка кимегән. Ризык сату 5,4 процентка артса да, узган елдагыдан 3,4 процентка азрак, Татарстан халкы элеккечә ашауга акчаны кысыбрак тота дип анализлый Коммерсант.

Гыйнвар-августта кафе-рестораннарның кереме 29,3 процентка кимегән. Сентябрьдә ул 23,4 процентка арткан, әмма октябрьдә хакимият аларның эшчәнлегенә яңадан чикләүләр кертү сәбәпле тагын кимергә мөмкин диелә.

Экспертлар фикеренчә, ни булса да, куллану күләме узган еллар дәрәҗәсенә кире кайта алмаячак, коронавирус чикләүләре, кешеләрнең керемнәре кимү, эшсезлек һәм гомумән икътисади активлык түбәнлеге моңа сәбәп булып тора. Ләкин яз айларында булган кебек кискен түбәнәю дә булмас, ә сату оешмалары кулланучыга тауарны китереп бирү кебек яңа юлларны кулланып, бу хәлдән чыгар дип фаразлый белгечләр.

XS
SM
MD
LG