Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" бүлекчәсе ачыклануын хәбәр итте


Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" фиркасендә торучы биш мөселман тоткарлануы әйтелә.

Русия федераль иминият хезмәте (ФСБ) полиция һәм Росгвардия белән берлектә Казанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы бүлекчәсе фаш ителде дип белдерде. Бу хакта ФСБ рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Оешма әгъзалары "хәлифәт" төзү доктринасына нигезләнгән, Конституциягә каршы эшчәнлек алып барган", диелә ФСБ хәбәрендә.

Бу кешеләр яшерен җыелышлар уздырып татарстаннар арасында террорчылык идеологиясе тараткан, үз рәтләренә мөселманнар җәлеп иткән дип белдерә ФСБ.

Тоткарланучыларның торган җирләрендә "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" фиркасенең Русиядә тыелган пропаганда материаллары табылды һәм алынды диелә. Моннан тыш, элемтә җиһазлары, электрон мәгълүмат саклау җиһазлары да алынган.

ФСБ тикшерү бүлеге фигурантларга карата җинаять эше ачкан. Оператив-эзләү һәм тикшерү эшләре дәвам итә диелә.

Быел Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган 10 татарстанлыга хөкем карары чыгарды. Аларга 11 елдан алып 22 елга кадәр кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде.

21 сентябрь Русия Югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән "Уфа егермелеге" апелляциясен карап, хөкем карарларының барысын да диярлек үзгәрешсез калдырды. Гаепләнүчеләр 10 елдан алып 24 елга кадәр төрмәгә хөкем ителде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG