Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Татарстан конституциясе көне уңаеннан ялгыз пикетлар уздырды


Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

6 ноябрь - Татарстан конституциясе көнен Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активистлары Казанның өч урынында ялгыз пикетлар оештырып билгеләп үтте.

ТИҮ 6 ноябрьдә Казанның Ирек мәйданында һәм Бауман урамында ике урында Татарстан конституциясе көне уңаеннан берәр кешелек пикетлар уздырды.

Бауман урамындагы сәгать янында ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗанов “6 ноябрь - Татарстан конституциясе көне! Бөек бәйрәм белән, туганнар!” дигән шигарь күтәреп торды. Ул әлеге пикет белән халыкка шушы көнне искә төшерү максатыннан чыктым диде Азатлыкка.

“Татарстан конституциясе бар, әмма бүген аны онытырга һәм оныттырырга телиләр. Ул халык тарафыннан кабул ителгән. Аны халыкның үзеннән башка беркем дә юк итә алмый”, диеп белдерде пикетчы.

Аның сүзләренчә, Татарстан президенты сайлана икән, президент идарәсе, хкимият оешмалары эшли икән, болар барысы да Татарстан конституциясе нигезендә генә тормышка ашырыла.

“Татарстан президентын сайлаталар, ә Татарстан конституциясен бар дип тә белмиләр. Кемгәдер Татарстан конституциясе кирәкми булып чыга. Әмма татар халкы үзенең татар икәнлеген онытмаган шикелле, үзенең конституциясен дә онытмаячак”, диде.

Шаляпин һәйкәле янында “1992 нче елгы Татарстан конституциясен кире кайтарырга!”, дигән шигарь күтәреп чыккан икенче бер активист Ринат Ризванов Азатлыкка, хәзер Татарстан кануннары тулысынча үтәлми, республикада бар нәрсә дә Мәскәү кушканча эшләнә, бу яхшыга илтми, диде.

Ринат Ризванов
Ринат Ризванов

“Республиканың 1992 елгы конституциясе Татарстан мәнфәгатьләре күздә тотылып кабул ителгән иде. Ул, беренчедән, татар милләтен үстерү, икенчедән, икътисади алга китеш өчен бик мөһим булды. Хәзер исә Мәскәүгә карап бар яклап татар телен бетерү бара һәм икътисади яктан да Мәскәү Татарстанны бер губернага әйләндерергә җыена”, диде.

Ризванов халык үзе бәйсезлек өчен көрәшсә генә алга китә ала, 1992 елгы Татарстан конституциясен халык ваемсызлыктан чыккан очракта кире кайтарырга була, дип саный.

“1990 еллардагы кебек халыкта милли үзаң кайтса, бу конституцияне кире кайтарырга була. Бу конституция кире кайтарылмый икән, без икътисади яктан Русиянең башка өлкәләренә охшап калачакбыз. Шулай ук тел ягыннан да бетәчәкбез. Халык үз дәүләтчелеге өчен көрәшсә генә, аның киләчәге булачак. Губернага әйләнеп кайтабыз икән, халык буларак юкка чыгачакбыз. Хәзерге Татарстан конституциясе губернага әйләнүгә алып бара”, дип белдерде Ринат Ризванов.

2 ноябрьдә (ТИҮ) вәкиле Ринат Ризвановның Казанның алты урынында Татарстан конституциясе көне уңаеннан пикет уздыруны килештерү өчен биргән гаризасын вакыты соңга калынган дигән сәбәп белән Казан башкарма комитеты килештермәгән иде.

5 ноябрьдә Казан мэриясенең Татарстан Конституциясе көнендә пикет уздыруны тыю карарын Вахитов районы мәхкәмәсе үз көчендә калдырды.

XS
SM
MD
LG