Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хакимият волонтерлары һәм татар активистлары Татарстан байрагы төсендә тасмалар таратты


"Азатлык" яшьләре Татарстан байрагы белән Казанның Бауман урамында
"Азатлык" яшьләре Татарстан байрагы белән Казанның Бауман урамында

Татарстан конституциясе көнендә Азатлык татар яшьләре берлеге һәм яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре Казан урамнарында Татарстан байрагы төсендәге тасмалар таратып халыкка конституцияне искә төшерде.

6 ноябрьдә Казанның Бауман урамында ике оешма Татарстан байрагы төсендәге тасмалар таратып халыкны Татарстан конституциясе көне белән котлады.

"Азатлык" яшьләр берлеге тасмалар белән бергә Татарстан конституцияcенең 8нче маддәсе язылган листовкалар да таратты. Оешма рәисе Наил Нәбиуллин республикада татар теленең дәүләт теле булуын һәм аның урыс теле белән тигез дәрәҗәдәге тел икәнен халыкның хәтерендә калсын иде диде Азатлыкка.

“Ни кызганыч Татарстан кконституциясе кабул ителүгә 28 ел узса да, халык конституция маддәләрен бик аз белә. Бигрәк тә 8нче маддәне белмиләр дисәң дә була. Ул нигездә болай да кәгазьдә генә. Дәүләт оешмаларына татар теле урыс теле белән тигез дәрәҗәдә кулланылмый. Кайбер оешмадагы хезмәткәрләр конституциянең 8нче маддәсен күрмәмешкә салыша”, дип җиткерде Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, Казан, Түбән Кама, Чаллыда барлыгы 10 мең тасма, 5 мең листовка таратылган. Тасмаларның 5 меңе Казанда өләшенгән.

Наил Нәбиуллин, үзләренең Татарстан байрагы төсендәге тасмалар тарату эше милләтне берләштерергә ярдәм итә, дип саный.

Бүген Бауман урамында шулай ук Татарстан яшьләр эшләре министрлыгына бәйле Ихтиярилык үзәге активистлары да Татарстан байрагы төсендәге тасмалар таратты.

Үзәк вәкиле Юля Мерясева Азатлыкка Татарстан конституциясе көне уңаеннан халыкка 500 тасма таратуларын әйтте.

Хакимият волонтерлары тасмалар тарата
Хакимият волонтерлары тасмалар тарата

“Без Татарстан конституциясе көне уңаеннан бүген тасма таратып халыкны котладык. Волонтерлар башта Бауман урамында аннан Горкий паркында бу тасмаларны таратты. Ике сәгать буена 500 тасма таратылды”, дип җиткерде.

Бүген шулай ТИҮ активистлары Татарстан конституциясе көне уңаеннан ялгыз пикетларга да чыкты.

XS
SM
MD
LG