Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова вафат


Ләйлә Кәримова.
Ләйлә Кәримова.

Ләйлә ханым озак еллар каһарман шагыйрьнең иҗади мирасын җыю, саклау белән шөгыльләнде.

Каһарман шагыйрь, язучы Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова 83 яшендә вафат булды. Кайгылы хәбәрне Татарстан язучылар берлеге үзенең Instagram-аккаунтында язып чыкты.

Хәбәрне шулай ук журналист Римзил Вәлиев раслады. Ул Азатлыкка сөйләвенчә, Ләйлә ханымның кан тамырлары авырулары булган, кан басымы күтәрелеп торган.

“Улы дачада булган, Ләйлә апа телефонын алмагач, Казанга кайткан. Ул инде үлгән булган” диде Римзил Вәлиев.

Ләйлә Кәримова соңгы елларда әтисе Фатих Кәримгә һәйкәл куюны кайгыртып йөргән иде. Римзил Вәлиев һәйкәл куелачак диде. “Һәйкәл Татмедиа янында булачак. Бу хәбәрне Ләйлә апа белеп китте, бик шатланган иде Моңа кадәр Фатих Кәримгә һәйкәл Бишбүләк районының Ает авылында гына бар иде” диде ул.

Ләйлә Кәримова - күренекле җәмәгать эшлеклесе, Фатих Кәримнең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес. Ул әтисенең репрессия елларында кичергән газаплары турында да язып килде. Әтисе - каһарман шагыйрь турында әдәби-публицистик әсәрләр, документаль кинофильмнар, спектакльләр иҗат итүдә катнашты.

Ләйлә Кәримова 1937 елның 11 ноябрендә Казанда туган. Әтиләре сталин төрмәсендә утырган, аннары 4 ел дәвамында сугыш утында йөргән елларда Ләйләне һәм аның апасы Аданы әниләре Кадрия Ишукова тәрбияләп үстерә. Мәктәптән соң Ләйлә Кәримова Казан университетының география факультетында укый. Аннары заводка эшкә урнаша, “Точмаш” һәм электрон-хисаплау (ЭВМ) заводларында монтажчы, смена мастеры, профсоюз эшләрен оештыручы буларак 35 елдан артык хезмәт куя. Шул ук вакытта ул Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнү, татар шигърятен һәм әдипләрен пропагандалауга күп көч сала.

Ләйлә Кәримова Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм башка төбәкләрдә, әтисенең туган ягы Башкортостанның Бишбүләк районында үткәрелгән әдәби очрашуларда даими катнашты.

Ул Ает авылында Фатих Кәрим музеенының, Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада, Мәскәү өлкәсендә һәм Калининград өлкәсенең Багратионовски шәһәрендә ачылган музейлар, клублар эшчәнлегенә һәрвакыт ярдәм итеп торды.

Ләйлә ханым Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендә оешкан сугышта һәлак булган шагыйрьләр музеенда булып кайтканнан соң Азатлык аның белән әңгәмә корган иде. Ләйлә ханым әтисенең язмышын җимергән совет хакимиятенә ачу сакламавын әйтте.

XS
SM
MD
LG