Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗан президенты Таулы Карабахта Шуша шәһәрен алу турында белдерде, Әрмәнстан моны кире кага


Илһам Алиев
Илһам Алиев

Әрмәнстан саклану министрлыгы исә Шуша өчен бәрелешләр дәвам итә дип белдерә.

Якшәмбе президент Илһам Алиев Азәрбайҗан гаскәре Таулы Карабахта Шуша шәһәрен алу турында игълан итте. Телевидениедән мөрәҗәгать итеп ул Шуша "әрмән оккупациясеннән азат ителде" дип белдерде.

Шуша - Карабахның төп шәһәрләренең берсе, үзбилгеләнгән Таулы Карабах республикасы башкаласы Степанакерт шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан.

Берничә сәгать элек Әрмәнстанның саклану министры Арцрун Ованнисян Шуша тирәсендә азәрбайҗан гаскәрләре җыелуы турында хәбәр иткән иде. Степанакерттан шәһәр өчен төнге бәрелешләр турында хәбәрләр килде. Таулы Карабах республикасы вәкилләре Шушада бәрелешләр дәвам итә диде, шәһәрдә Азәрбайҗан контроле булдырылыуны кире кага.

Карабахта Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында кораллы каршылык 27 сентябрьдә яңадан кабынып китте. Азәрбайҗан гаскәре Карабах җирләренә һөҗүмен башлады, ул моны Әрмәнстан һөҗүменә җавап дип белдерде.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстанның Таулы Карабах өчен тартышуы 1980нче елларда кискенләште. Совет чорында Азәрбайҗан составында булган Карабах республикасы Әрмәнстанга кушылырга теләде, Баку каршы чыкты. 1992–1994 елларда ике ил арасында Карабах өчен сугыш булды. Нәтиҗәдә Азәрбайҗан Карабах һәм аның янындагы өлкәләрне югалтты, азәрбайҗан халкының күпчелек өлеше төбәкне ташлап китте, башка милләт вәкилләре дә бу җирләрдән күченеп китәргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG