Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда өлкән яшьтәгеләргә мәҗбүри изоляция кертелә


Пенсионерлар, хроник авыруы булганнар өйләреннән 11-13 сәгатьләр аралыгында гына чыга ала.

Башкортстанда 10 ноябрьдән пенсионерлар һәм хроник авырулы кешеләр өчен изоляция мәҗбүри була башлый. Бу турыда республика хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде. Әлеге карар бүген рәсми кабул ителәчәк диде ул.

Хәбиров сүзләренчә, өйләреннән мөһим сәбәп булмаган килеш чыгып йөрүчеләр административ җавапка тартылачак. Көнкүреш ихтыяҗларын үтәү өчен пенсионерларга көнгә ике сәгать вакыт бирелә: 11-13 сәгатьләр арасында алар һава суларга чыга, кибеткә, даруханәгә һәм башка җирләргә барып килә ала. Эшләүче пенсионерлар, оешмаларына бик кирәкле белгеч булган очракта, эшеннән белешмә алып килеп, изоляциядән азат ителә ала диде Хәбиров.

Башкортстан сәламәтлек министры Максим Забелин китергән саннарга карый, узган тәүлектә республикада 106 кешедә COVID-19 рәсман теркәлгән. Эпидемия чорында барлыгы 11 653 кеше авырган. 262 кеше хастаханәләрдә давалана, шулардан 13 кеше авыр хәлдә, дүртесе үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган диде министр. Коронавирус һәм пневмонияле авырулар өчен корылган биш мең ятакның 79 проценты тулган, 21 проценты резервта дип сөйләде министр.

XS
SM
MD
LG