Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан ягы Шушаның Азәрбайҗан кулына күчүен таныды


Бакуда Шушаны алу уңаеннан сөенеч
Бакуда Шушаны алу уңаеннан сөенеч

Шуша - Карабахның төп шәһәрләреннән берсе, үзбелдекле Таулы Карабах республикасы башкаласы Степанакерт шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан.

Үзбелдекле Таулы Карабах республикасы вәкиле Ваграм Погосян Шуша шәһәренең Азәрбайҗан контроленә күчүен таныды.

"Дошман Степанакертка якыная", дип язды танылмаган республика президенты сүзчесе Погосян дүшәмбе Facebook-та.

Шуша - Карабахның төп шәһәрләреннән берсе, үзбелдекле Таулы Карабах республикасы башкаласы Степанакерт шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан.

Шушаны алу турында якшәмбе Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белдергән иде. Ул вакытта Әрмәнстан ягы бу белдерүне кире какты, шәһәр өчен сугыш дәвам итә диде.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы дүшәмбе иртән Шуша хакимияте бинасына азәрбайҗан байрагы күтәрүче хәрбиләр төшерелгән видео чыгарды.

Шуша әрмән көчләре кулында 1992 елдан бирле булды.

Карабахта Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында кораллы каршылык 27 сентябрьдә яңадан кабынып китте. Азәрбайҗан гаскәре Карабах җирләренә һөҗүмен башлады, ул моны Әрмәнстан һөҗүменә җавап дип белдерде.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстанның Таулы Карабах өчен тартышуы 1980нче елларда кискенләште. Совет чорында Азәрбайҗан составында булган Карабах республикасы Әрмәнстанга кушылырга теләде, Баку каршы чыкты. 1992–1994 елларда ике ил арасында Карабах өчен сугыш булды. Нәтиҗәдә Азәрбайҗан Карабах һәм аның янындагы өлкәләрне югалтты, азәрбайҗан халкының күпчелек өлеше төбәкне ташлап китте, башка милләт вәкилләре дә бу җирләрдән күченеп китәргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG