Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 корбаннары саны 62гә җитте


Башкортстанда өлкәннәргә мәҗбүри изоляция кертелде.

Соңгы бер көн эчендә Русиянең 85 төбәгендә 20 977 кеше коронавирус йоктырган, Татарстанда 56 яңа очрак теркәлгән. Болар барысы да "Стопкоронавирус" оператив штабы китергән саннар.

Яңа йоктыручылар Казанда - 31, Әлмәт районында - 6, Түбән Камада - 5, Чаллыда - 4, Чүпрәле районында - 3, Яшел Үзән районында – 2 очрак, берешәр кеше - Арча, Кама Тамагы, Менделеевски һәм Чистай районында.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда COVID-19 йоктырган кешеләрнең гомуми саны 8 930га җиткән, 114 кеше үлгән.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 105 кешедә коронавирус расланган, бер кеше вафат булган. Шулай итеп корбаннар саны 62гә җитте. Авыру йоктыручыларның гомуми саны 11758 кеше булды.

Республикада 10 ноябрьдән пенсионерлар һәм хроник авырулы кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде.

XS
SM
MD
LG