Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден американнарны медицина битлеге кияргә чакырды


Джо Байден
Джо Байден

АКШ президенты коронавируска каршы киңәш шурасы төзелүен белдерде

АКШ президенты булып сайланган Джо Байден сайлауда җиңү игълан ителгәннән соң беренче эш көнендә коронавирус пандемиясенә каршы көрәш өчен киңәш шурасы төзелүен игълан итте. Шурага сәламәтлек саклау өлкәсендәге зур белгечләр керәчәк.

Шура рәистәшләре дип Азык-төлек һәм дарулар сыйфатын күзәтү идарәсенең элекке рәисе Дэвид Кесслер, АКШның элекке баш санитар табибы Вивек Мурти һәм Йель университетыннан белгеч Марселла Нуньес-Смит игълан ителде.
“Коронавирус пандемиясенә каршы көрәш — безнең администрация алдында торачак иң мөһим бурычларның берсе булачак. Мин фәнгә нигезләнгән һәм белгечләр раслаган мәгълүматны алып торачакмын”, диде Байден.

Ул американнарны пандемия дәвам итү һәм авыруларның бик тиз арта баруы сәбәпле алда “бик күңелсез кыш” көтүе турында кисәтте. Байден барлык американнарны да медицина битлеге киеп йөрергә чакырды һәм моның сәяси мәсьәлә булмавын искәртте.

Байден үзе һәрвакыт битлек киеп йөри һәм аның сайлау алды җыеннарында да физик ара калдыруга зур игътибар бирелде.

Сайлау алды көрәшендә Байден президент Доналд Трампны пандемиягә каршы көрәштә хаталар җибәрүдә, аңа зур игътибар бирмәүдә һәм битлек киюне пропагандаламауда гаепләде.

АКШта коронавирус йоктырганнар саны 9 миллионнан артты, 230 меңләп кеше үлде. Бу ике күрсәткеч белән дә АКШ дөньяда беренче урында тора.

XS
SM
MD
LG