Татарстан яшьләр эшләре министрының яңа урынбасары итеп Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе кызы, 25 яшьлек Алла Кондратьева билгеләнде. Моны Instagram-да министр Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Алла Кондратьева министрлыкта социаль мәсьәләләр өчен җаваплы булачак. Министр сүзләренчә, аның яңа урынбасары моңарчы Татарстан балалар оешмалары шурасында булганга, республикакүләм “Кадрлар резервы” проекты финалында катнашканга, Яшьләр дипломатиясе академиясендә Европа шурасы клубын җитәкләгән һәм шуңа күрә бу эшне эчтән белә.
Кондратьева моңарчы “Татарстан республикасы иҗади яшьләр академиясе”н җитәкләгән.