Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия өчен сатылучы BMW харитасында Кырым Русиянеке дип билгеләнгән


Хаританың төп версиясендә Кырым Украина өлеше дип күрсәтелә. BMW әлеге карарны төрле илләрнең кануннарын исәпкә алу белән аңлата.

Русия өчен сатылучы BMW машиналарында аннексияләнгән Кырым Русия төбәге буларак билгеләнгән навигация харитасы кую мөмкинлеге бар. Хаританың төп версиясендә Кырым Украина өлеше дип күрсәтелә. Бу хакта BBC хәбәр итә. BMW әлеге карарны төрле илләрнең кануннарын исәпкә алу белән аңлата. Машинаны башка юрисдикциядә кулланган очракта йөртүчеләр хариталарны шул илнең кануннарына карап көйли ала ди BMW ширкәте.

2014 елның Русия аннексиясеннән соң кайбер башка машина җитештерүчеләр дә хариталарын үзгәртте. Nissan навигаторы Русиядә Кырымны Русиянеке итеп күрсәтә, башка илләрдә - Украинаныкы итеп.

Volkswagen да BBC-га хариталары илгә карап үзгәрергә мөмкин дип белдергән. Әмма бу ширкәтнең халыкара чикләргә карата нинди дә булса позициясен белдерми ди Mitsubishi. Әлеге җитештерүченең дә Русиядә кулланылган хариталарында Кырым 2014 елдан Русиянеке итеп күрсәтелә.

Google хариталарында да Кырым турында мәгълүмат үзгәрде. Русия IP адреслы кулланучылар аны Русиянеке дип, башкалар - украинаныкы дип күрә.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

XS
SM
MD
LG