Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең коронавируска каршы вакцинасының нәтиҗәлелеге 92 процент диелде


Әлеге белдерү Pfizer һәм BioNTech ширкәтләре җитештергән вакцина 90 процентка нәтиҗәле дигән хәбәрләрдән соң чыкты.

Русиянең коронавируска каршы "Спутник V" вакцинасын клиник тикшерүләрнең беренчел нәтиҗәләренә караганда, аның нәтиҗәлелеге 92 процент булган. Бу хакта җитештерүчеләр РБКга белдергән. 9 ноябрьдә Американың Pfizer һәм Германиянең BioNTech ширкәтләре үз вакциналарын сынауның өченче этабында 90 процентлык нәтиҗәлелеккә ирешүләре турында хәбәр иткән иде.

"Спутник V" вакцинасын сынауда катнашучыларның контроль төркемендә 20 кеше коронавирус йоктырган диелә җитештерүчеләр белдерүендә. Аларның күп өлеше плацебо алырга тиеш булган.

Тикшерүдә вакцинаның ике компоненты да ясалган 16 мең кеше катнашкан. Элегрәк сынаулар 40 мең кешедә уздырылачак диелгән иде.

Русия сәламәтлек министрлыгының Гамалея үзәге эшләгән COVID-19 вакцинасы 11 августта теркәлде, ул дөньяда корнавирустан беренче вакцина дип игълан ителде. Ләкин теркәлү алдыннан ул сынауларның ике өлешен генә узган иде, ягъни бары берничә дистә кешедә генә сыналды.

Моннан тыш Русиядә "Вектор" фәнни үзәге тарафыннан ясалган тагын бер вакцина теркәлде. Ел ахырына кадәр илдә коронавирустан тагын бер вакцина теркәлергә мөмкин. Аны Чумаков исемендәге үзәк җитештерә.

Pfizer һәм BioNTech ширкәтләренең COVID-19га каршы вакцинасы сынаулары әле тәмамланмаган, әмма Pfizer вакцинаны ашыгыч рәвештә куллану өчен теркәргә Американың FDA идарәсенә документлар тапшырган. Әлеге вакцинаның бер җитди кимчелеге бар - аны -70 градуста гына сакларга ярый. Бу медицина инфраструктурасы фәкыйрьрәк булган илләрдә куллануда авырлыклар туырырга мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG