Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереванда митинга чыккан меңләгән кеше Пашинянның вазифадан китүен таләп итә


Ереванда каршылык чарасы, 11 ноябрь
Ереванда каршылык чарасы, 11 ноябрь

Халыкны митингка 17 сәяси фирка чакырды.  

Хакимиятләр тыюына карамстан, Ереванда оппозиция митингы уза. Анда катнашучылар Әрмәнстан премьер-министры Николай Пашинянның вазифасыннан китүен таләп итә. Азатлык радиосының әрмән хезмәте протест чарасын турыдан-туры күрсәтә. Халыкны митингка 17 сәяси фирка чакырды.

Протест чарасы ниятләнгән Ирек мәйданын полиция иртәдән уратып алды һәм митингта катнашучыларны тоткарлый башлады. Бу илдә хөкем сөргән хәрби хәл тәртибе шартларында киңкүләм җыеннарның тыелуы белән аңлатылды.

Дәүләт иминлеге хезмәте вәкилләре "Чәчәк атучы Әрмәнстан" оппозиция фиркасе лидеры Гагик Царукянны һәм Республика фиркасенең элекке лидеры Ваграм Багдасарянны тоткарлаган.

Әмма дәүләт иминлеге хезмәтенең элекке җитәкчесе "Ватан" оппозиция фиркасе лидеры Артур Ванецян полицияне узып, трибунага менә ала һәм чара башлана. Бераздан халык парламент бинасына бара, протест чарасы шунда дәвам итә. Анда катнашучылар парламентның чираттан тыш утырышын уздыруны таләп итә.

Азәрбайҗан сентябрь-ноябрьдә Таулы Карабахның зур өлешен әрмән гаскәрләреннән азат иткәннән соң оппозиция Пашинянның вазифасыннан китүен таләп итә,

10 ноябрьдә хәрби бәрелешләрне туктату турында килешү имзаланганнан соң Ереванда киңкүләм протестларга чыгучылар хөкүмәт һәм парламент бинасына керде.

Пашинян тыныч килешү вазгыятьне хәл итүнең иң яхшы юлы булды, ул имзаланмаса Азәрбайҗан гаскәрләре бөтен Таулы Карабах республикасын алыр иде диде.

XS
SM
MD
LG