Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Катнаш никах дингә дә, милләткә дә тискәре йогынты ясый"


Архив фотосы

Русия мөселманнары диния идарәсе башка диндәге хатын-кызларга өйләнүне тыючы фәтва чыгарды. Ул җәмгатьчелектә күп сораулар тудыды.

Русия мөселманнары диния идарәсенең голамә шурасы "Русиядә динара никахлар, аерым алганда китап кешеләре вәкилләре (христианнар, яһүдләр - ред.) белән гаилә кору ярамый, аерым очракларда шул конкрет очракны карап барлык шартларын исәпкә алган җирле мөфти карары белән генә рөхсәт ителә", дип белдерде.

Фәтваның төп максаты – мөселман гаиләсе институтын ныгыту. Хәзер күп никахлар ашыгып башкарыла дип искәртә диния идарәсе.

Катнаш никахлы гаиләләр саны арта. Бу хакта "Бизнес-Онлайн"га Русия ислам институты ректоры Рәфыйкь Мөхәммәтшин әйткән. Ул китергән саннарга караганда, мөселманнарда катнаш никахлар саны 40 процентка кадәр җитә.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин бу хакта фикерен белдермәде, республика диния нәзарәтенең фәтваны чыгарган Русия мөселманнары диния идарәсенә бернинди катнашы булмавын гына әйтте.

Рамилә һәм Артем Гәрәевләр гаиләсе
Рамилә һәм Артем Гәрәевләр гаиләсе

Рамилә һәм Артем Гәрәевләр Чаллыда яши. Никахлашып гаилә коруларына быел сигез ел. Рамилә татар китапларын популярлаштыру, аларны тарату белән шөгыльләнә, ире туңдырма ширкәтендә хезмәт куя. Рамилә үзен ислам дине кешесе дип саный, ире дә, әти-әниләре дә христиан динен тота. Ике балалары бар.

— Ирем Артем белән танышуыма 12 ел. Сигез ел кауни рәвештә ир белән хатын булып торабыз. Мин мөселман кызы булсам, ул – христиан дине вәкиле, – дип сөйләде Азатлыкка Рамилә Гәрәевә. – Ирем белән институтта укыган елны ук таныштык. Минем өчен тормыш иптәшемнең кайсы милләт вәкиле булуы, нинди дин тотуы мөһим иде бер яктан, әмма яшь чакта хисләр көчлерәк була, шуңа моңа артык игътибар ителмәгән.

Артем белән Рамиләнең кавышуына кызның әнисе каршы булса да, әти кеше кызын кияүгә бирергә ризалаша. "Иң мөһиме – яхшы кеше булсын", – дип фикерли ул. Рамилә сүзләренчә, мондый вакытта ата кешенең каты торуы, кырт кисеп "юк" дип әйтә белүе кирәк.

Яшь кызларга үз динеңдәге кешене сайларга киңәш итәр идем

— Иремнән зарланмыйм. Катнаш никахлы гаилә булып саналсак та, аерма сизмим. Күпләрдә катнаш никахлы гаилә нигезе тиз җимерелә, дигән фикер дә яши. Моның белән дә тулысынча килешеп бетмим, чөнки гаиләнең ныклыгы бер-береңне аңлау, юл куя белүдә. Дөрес, әгәр дә якыннарың, туганнарың сезгә һаман дин турында сөйләп, баш катыралар икән, бу очракта гаилә таркалырга мөмкин, — ди Рамилә.— Ирем урыс булгач, аның белән урыс телендә сөйләшергә туры килә, татар телем какшады һәм бу сөйләмемдә сизелә. Шуңа бәйле рәвештә татар телле мохит тә җитми. Кайчакта ирем белән бергә татар спектакльләренә, татар җырчыларының концертларына йөрибез. Тормыш иптәшем алардан әллә ни ләззәт алмый, билгеле. Яшь кызларга барыбер дә үз динеңдәге кешене сайларга киңәш итәр идем.

Гадәттә төрле милләт, дин кешеләренең катнаш никахта аңламаучанлыклар бала туганда, исем кушканда, нинди дини бәйрәм уздырабыз дигәндә калкып чыга. Рамилә дә мондый кытыршылыклар булганын инкарь итми. Аның фикеренчә, тигезлек саклау авыр. "Мин очрашканда ук никах укытачакбыз дип әйтеп куйдым. Балаларга исемне дә мәчеттә куштырдык, ирем каршы килмәде. Мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтүгә дә, ураза тотуыма да каршы килми. Үзе динебез йолаларына начар карашта түгел, әмма аларны таный димәс идем. Дини бәйрәмнәргә килгәндә, ирем әйтсә, Олы көнне билгеләп үтәбез. Йомырка буяп, бүләкләр таратабыз. Ә мөселман бәйрәмнәре артта кала иде, әмма инде менә ике ел ураза тотам һәм Ураза белән Корбан бәйрәмнәрендә коймак пешереп булса да, билгеләп үтәргә тырышабыз", дип аңлата ул.

Мөселманнарга башка диндәге хатын-кызларга өйләнүне тыючы фәтва тормышка аша алмас дигән фикердә Рамилә.

— Безнең илдә бу фәтва үтәлмәс, чөнки катнаш никахлар адым саен. Бәлки, берничә дистә еллар элек, әйтик, Совет берлеге заманында бу мөмкин хәл булса, хәзер юк. Совет заманында кыз кеше, кияүгә чыккач, ир диненә күчкән һәм исемен дә алыштырган. Хәзер алай түгел. Әгәр ике кеше бер-берсен хөрмәт итә икән, бер-берсенең динен дә хөрмәтләргә тиеш, — ди ул.

Марат һәм Кент Дәүләевләр
Марат һәм Кент Дәүләевләр

Пермь өлкәсе Седяш авылы егете Марат Дәүләев – мөселман. Биш вакыт намазын да укый, мөселман бәйрәмнәрен дә көтеп ала. Хатыны христиан динендә, исламны кабул итәргә әзер түгел. Маратның әтисе –авыл имамы, улы һәм килененә никахны үзе укыткан. Исламда мөселман ирләренә башка диндәге хатыннарны алырга тыелмаганга күрә бу бернинди дә каршылык тудырмаган. Марат голәмә шурасы чыгарган фәтва чынбарлыктан аерылган дип саный.

Кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыялландым

— Хатыным Кент белән социаль челтәр аша таныштык. Үз авылыма кунакка чакырдым. Кечкенә вакыттан кара тәнле хатын алырга хыялландым. Кент үзе христиан динендә, ислам динен кабул итәргә әлегә әзер түгел, әмма каршы да килми. Никах укытырга бик теләп ризалашты, — дип сөйләде Марат Дәүләев. — Мөселманнарга башка диндәге кызга өйләнүне тыю – Коръәнгә каршы килү, динне үзгәртүгә тиң. Фәтваны ахмаклык дип саныйм. Имамнар, галимнәр кабул итте дип кенә алар фәтвасы нигезендә яшәүчеләр табылмаячак.

* * *

Азатлык яңа фәтвага карата кайбер имамнар фикерләрен дә белеште. Казанның "Туган авылым" мәчете имамы Нурулла (Илнар) Зиннәтуллин катнаш никахларга фатиха бирмәскә тырышам дип сөйләде Азатлыкка. Аның сүзләренчә, Татарстанда катнаш никахларның саны 50 процент чамасы

Нурулла Зиннәтуллин
Нурулла Зиннәтуллин

— Кәләш ислам динен кабул итмәсә, ул никахка алынмыйм. Аны дөрес түгел дип әйтмим. Шәригать ягыннан мөселман иренә христиан яки яһүд кызына өйләнү рөхсәт ителә. Ләкин ул никахны укымаска тырышам. Сәбәбе: мондый гаиләләр тулы бәхет белән яши алмый. Бу минем күзәтүләрем генә. Кайчан да булса проблемнар калкып чыга. Вакыт узу белән егет тә, кыз да үз диннәренә якыная башлый. Аңлашылмаучанлык килеп чыга. Балаларга нинди исем бирергә, берсе чукындырам, икенчесе сөннәткә утыртам, ди. Кода-кодагыйлар арасында каршылыклар китә. Татар кайнаналары башка миләттән булган киленнәрне кабул итми. Барысы бергә ахырда кычкырушыларга, аерылышуларга кадәр барып җитә ала.

Катнаш никах милли якка да зыян сала. Татар халкын гына түгел, шул ук урыс халкын да, чеченнарны да, ингушларны да бетерә. Милли традицияләргә тискәре тәэсир итә. Христиан дине вәкилләре дә шулай уйлыйдыр. Христиан дине нигезендәге никах та бары тик христиан вәкилләре арасында гына башкарыла.

Бу ниндидер дин яки милләт начар дигәннән түгел. Бер-береңә туры килү дә мөһим, шуны аңларга кирәк. Әгәр синең динең, телең, гореф-гадәтең, ашаган ризыгың, тарихың төрле икән, авырга туры килә.

Уфадагы "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин катнаш никахларны ислам дине тыймый дип сөйләде Азатлыкка. Фәтвада аңашылмаган, каршылыклы фикерләр бар дип саный ул. Имам да соңгы вакытта мондый катнаш никахлар күбәйде дип билгели.

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

— Мөселман ир кешесе христиан яки яһүди кызы белән никахлаша ала. Мөселман хатынына христиан яки яһүди иренә кияүгә чыгарга ярамый. Бу яңа фәтвада хәтта ирләргә дә яһүди яки христианнарга өйләнергә ярамый дип аңладым. Монысы инде безнең өчен яңалык булды. Ир кеше мөселман булып, кыз башка диндә булса да без никахны укыйбыз.

Икенче мәсьәлә дә бар – егете христиан яки яһүди булганнарга авыл имамнары еш кына шәхәдәтнамә әйттерәләр һәм "син мөселман булдың" дип никах укыйлар. Егеткә моны әйтү берни тормый, аннары теләсә нәрсә эшли ала. Ул үзен мөселман итеп хис итми, ләкин кызның әти-әнисе, әби-бабасына никах укылды, булды дип уйлап йөриләр. Егет ихлас йөрәктән ислам динен кабул итмәгән очракта мондый никахка каршымын.

Христиан кызы белән никах укытырга мәчеткә килүче мөселман ир кешесен борып җибәрә алмыйм. Ирең мөселман булгач, балаларыгыз мөселман булып тәрбияләнергә, исемнәре мөселман булырга, тормышларыгыз мөселманча булырга тиеш дим. Миннән шундый нәсыйхәт кенә була ала.

Самарның Зубчаниновка бистәсендәге "Болгар мирасы" мәчете имамы Расыйх Вакказов мөселман булмаганнарга татар кызларын бирмәүләрен әйтә.

Расыйх Вакказов
Расыйх Вакказов

"Егет шәхәдәт әйтсә генә никах укыйбыз. Ә болай укырга рөхсәт юк. Бер имам да укымый. Ә марҗа кызы алсалар укыйбыз, мәҗбүр укыйбыз, чөнки мисал өчен кеше Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан килгән ди, аңа инде йә зина кылырга, йә марҗа белән никахлашып булса да иманын сакларга кала. Иманны саклау хәерлерәктер дип укыйбыз", диде ул.

фикерләр (20)

XS
SM
MD
LG