Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Могҗиза" студиясе: үзенчәлекле балалар белән эшләү тәҗрибәсе


Могҗиза" студиясе
Могҗиза" студиясе

Тинчурин исемендәге татар драма театрында "Могҗиза" театр студиясе эшли. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар татарча театр сәнгатен өйрәнә. Балаларын монда йөрткән ата-аналар балаларында уңай үзгәрешләр сизәбез, ди. Азатлык "Могҗиза" студиясе дәресләрендә булып кайтты.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма театрында узган ел “Могҗиза” театр студиясе эшли башлады. Бу – мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр осталык буенча шөгыльләнүче иҗат берләшмәсе. Биредә төрле балалар йөри: кемдәдер Даун синдромы, кемдәдер ДЦП диагнозы һәм башкалар. Башта җиде бала язылган булса, бүгенге көндә унбишкә җиткән. Кемдер даими йөри, кемдер төрле сәбәпләр аркасында остаханәләргә килә алмый кала. Әмма бөтен ата-аналар да балалар үсешне күрәбез дип куана. Әлеге вакытта балалар вакытлыча студия дәресләренә йөрми. Коронавирус. "Балаларны саклыйбыз, кемдер җәмәгать транспортында килергә мәҗбүр, театрда алар белән чикләнгән кеше саны эш итсә дә, аларны да, артистларны да куркыныч астында куясыбыз килми", дип аңлаттылар театрда. Әмма педагоглар балалар белән дәресләрне сагынабыз дип искәртте.

"Могҗиза" студиясе: үзенчәлекле балалар белән эшләү тәҗрибәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:51 0:00

"Могҗиза" театр студиясенең үзенчәлеге – ул татарча эшли. Атнаның һәр якшәмбесендә балалар белән чиратлашып Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, яшь актер Салават Хәбибуллин шөгыльләнә. Студия эшчәнлегенең кураторы – Зөлфия Бәшәрова. Үзенчәлекле балалар арасында төрлесе бар, урыс балалары да йөри, бер ел эчендә алар да барысына да кушылып "Күбәләк"не дә, "Туган тел" җырын да башкарырга өйрәнгән.

Театр артистлары алар белән башта тын алу, артикуляция, тавыш күнегүләр оештыра, тәнне шул рәвешле әзерлиләр. Аннары инде җыр, бию, этюдлар өйрәнәләр.

Гөлназ Нәүмәтова
Гөлназ Нәүмәтова

— Башта балаларны туплау авыр иде, чөнки алар үзенчәлекле, ниләр эшләячәкбез дигәнгә дә төшендерергә кирәк иде. Әкренләп алар безгә, без аларга күнектек, – дип аңлата Зөлфия Бәшәрова. – Безнең өчен дә бу беренче тәҗрибә иде, башта гап-гади күнегүләр ясасак, аннары татарча тизәйткечләр өйрәндек, инде хәзер һәрберсе аерым чыгышлар ясый ала, әти-әниләргә концертлар оештырабыз.

Чынында әти-әниләр өчен генә концертлар кую белән генә чикләнми, "Могҗиза" студиясе беренче җиңүе белән дә мактана ала. Быел алар "Я могу! Творчество без границ" дигән Русия конкурсында лауреат булды. Җиңүчеләр 30 майда ук билгеле булды, әмма бүләкләү пандемия аркасында кичектерелеп килде. Шулай да сентябрь ахырында "Могҗиза"лар туплана алды. Студия артистлары башта тамашачыларга осталыкларын күрсәтте, аннары бүләкләр дә алды. Бүләкләр алгач балалар укытучылары белән бергә "Без бар, без бергә, без булдырабыз" дип әйтеп, аягүрә басып башыннан ахырына кадәр "Туган тел" җырын башкарды. Алар аны куанып башкара, ә каршыда торган әти-әниләре үзләре телефонга төшерә һәм күз яшьләрен тыя алмый. Куанычтан, ди аларның күбесе.

Ландыш Имамиева
Ландыш Имамиева

Ландыш Имамиева өч бала әнисе, һөнәре белән тәрбияче, балалар бакчасында музыка җитәкчесе. Өлкән улы Анел – "Могҗиза" студиясе укучысы. Анелнең диагнозы — ДЦП. Тугач та Ландыш балада проблем бар икәнен аңлый. Баланың сәламәтлеге хакына эшен ташлый, белгечтән-белгечкә йөреп, бөтен игътибар, көчен беренче баласының сәламәтлеге өчен көрәшкә юнәлтә. Ландыш инвалид балалы ананы аңлаучы аз, чарасызлыктан үләсе килгән вакытлар да була, әмма каяндыр көч барлыкка килә дип уй-хисләре белән уртаклаша.

Үләсе килгән вакытлар күп булды, балага, безгә ни өчен бу сынау бирелә дип өзгәләндем

— Табиблар баланы җитлекмичә туганга күрә бер яшькәчә барысы да тәртипкә киләчәк дип әйтте. 4 ай үтүгә хәле яхшырмады, күңел дә кырылып тора, күзләре кылыйлана башлагач, кул кушырып вакытны югалтабыз дип хастаханәләр юлын таптый башладык. — дип искә ала Ландыш, — 10 айда ДЦП диагнозын куйдылар, шуннан бирле, мин иртән эшкә чыгып киткән кебек чыгып китәм, кая гына бармадым, кемгә генә күрсәтмәдем, кичкә генә икәүләшеп кайтып керә идек. Ирем эштә, акча эшләде. Баланы төрле белгечләргә күрсәттем, дәвалау курсларын уздык. Өч операция кичердек. Үләсе килгән вакытлар күп булды, балага, безгә ни өчен бу сынау бирелә дип өзгәләндем. Ничек тә булса үзеңне кулга алырга кирәк. Бала белән көн саен системга салып шөгыльләнә башласаң гына аның хәлен җиңеләйтеп була.

Улым мине хыялланырга, Аллаһка ышанырга өйрәтте. Хыялланганда, сораганда ул теләкләр тормышка аша. Анел “Могҗиза”га йөрергә ярата, миңа монда рәхәт дип әйтә. "Улым, нәрсә турында хыялланасың?" дип сорасам: “Әнием, яхшы итеп йөрисем килә”, дип әйтә. Шулай дисә, күңел тула.

Анел Имамиев
Анел Имамиев

Анелгә 14 яшь. Аңа йөрү авырга төшә. Һәр адым — авыртуны җиңү. Озаграк басып тора алмый, арый. Анел Казанның 78нче реаблитацион мәктәптә белем ала. Яратып укый. Әнисе әйтүенчә, балалар белән уртак телне тиз таба, балалар да аны ярата. Әмма башкалар йөгереп йөргәндә Анел аларга кызыгып карый. "Могҗиза" студиясендә иң актив катнашучыларның берсе дә Анел. Ул татарча җырлый, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимовка пародияләр ясый.

Анел үзен үзенчәлекле бала икәнен аңлый һәм моны ничек тә үзгәртәсе килә. Иң зур хыялым үзем кебек малай турында спектакль кую, ди ул.

Хыялым бар – үзем турында лирик спектакльдә уйныйсым килә

— Нинди генә роль бирсәләр дә яратып башкарам. Әмма хыялым бар – үзем турында лирик спектакльдә уйныйсым килә. Җырларга яратам, анысы – минем хобби. Татар җырчыларына пародияләр да куярга яратам. Килеп чыга бугай. Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов кебек сөйләшә дә, җырлый да беләм, —диде ул безгә.

Ландыш Анелдән соң тагын ике бәби алып кайткан. Алары да малай. Хәзер дүртәүләшеп "Могҗиза"га йөриләр. Ике энесе абыйсының чыгышларын карый, дәресләрендә катнаша, аның артыннан кабатлый.

"Анел инде үзен карый алганын аңлагач, югалып калмаячак, Аллаһ Тәгалә аны яклаячак икәнен аңлагач, ирем белән гаиләбез ишәергә тиеш дигән карарга килдек. Балалар сау-сәламәт, алар бер-берсен ярата. Бәләкәчләре дә абыйсының җырлаганын, чыгыш ясаганнарын күреп үссен дип йөртәм. Мин горурланам аның белән, ул чире белән көрәшеп, җиңүгә ирешә бара, энеләрен ул, алар аны үлеп ярата, бер-берсенә терәк булып үссеннәр дип телибез", ди Ландыш.

Елена Чурикова кызы Лиза белән
Елена Чурикова кызы Лиза белән

Елена Чурикованың кызы Елизавета татарча сөйләшми дә, аңламый да. Әмма “Могҗиза”ның бер дәресен дә калдырмый. Елизаветаның диагнозы — Даун синдромы. Театр студиясендә ул музыканы тоярга өйрәнде, игътибар үзәгендә булганда үзен кадерле кеше итеп тоя дип уй-кичерешләре белән бүлешә, ди аның әнисе Елена. Театрның татар телендә эшләвенә исе китми, барысы да аңлашыла, иң мөһиме -— педагогларның мәхәббәте, ди ул.

— Ул бәләкәй чагында авыр иде, хәзер авыруын кабул итү стадиясе дә узды һәм кызым хәзер барлык эшне аңлы рәвештә башкара. Аны яраталар, чөнки ул аралашырга бик ярата. Тиз дуслаша. Аны педагоглар да ярата, үз итә. Ничектер тыңлый ул аларны, аңлый. Мәхәббәт булса, тел каршылык була алмый. “Могҗиза”да без барыбыз да, әти-әниләр бер-беребезне аңлыйбыз. Тик утырмыйбыз. "Могҗиза"га йөрүдән тыш без модель булып та эшлибез, төрле чараларда катнашабыз, — ди Елена.

Әмир Нуриев һәм әнисе Гөлсинә ханым
Әмир Нуриев һәм әнисе Гөлсинә ханым

Әмир Нуриевның да диагнозы ДЦП, ул да “Могҗиза” эшли башлаганнан бирле бер дәресне дә калдырмый. Әнисе Гөлсинә ханым йөртә аны. Әмир күп очракта урысча сөйләшә, әмма җырларны татарча башкара. Гөлсинә ханым Әмирнең теле татарча ачылды, шуңа да ул татарча аңлый дип аңлата безгә. Әмир әдәби урыс телендә аралаша. Теле бик бай. Ул һәр сорауга җентекләп тулы җавап бирергә тырыша. "Бу студиядә гаҗәеп дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Һәрвакыт өйдәге кадерле кеше кебек көтеп кабул итәләр. Безнең белән профессиональ актерлар эшли”, дип билгели ул.

Азатлык аның чыгышын да күзәтте. Нәфис сүз осталыгын, сәнгатьле уку үрнәген күрсәтте ул. Әмир әни турында озын шигырь ятлаган, бирелеп сөйли, ә тамашачы урынында утырган әниләр күз яшьләрен сөртә-сөртә аны тыңлый. Әмир дә бик аралашучан малай. Ул телевизор аша спорт ярышларын карарга ярата. Азатлык аннан иң зур хыялың нинди дип сорагач, ул журналист буласым килә диде. Дөнья булып сәяхәт итәргә чыгып китеп була, спорт матчларын шәрехләп утырасым килә дип бүлеште ул.

Люция Емекова кызы Эльза белән
Люция Емекова кызы Эльза белән

Люция Емекова кызы Эльзаны әле пандемия эшне харап иткәнгә кадәр атна саен Казанның Авиатөзелеш районыннан театрга ияртеп алып килә. Авыр, әмма бу мөһим дип сөйли ул Азатлыкка. Әнисе сөйләгәндә Эльза аңа ныграк елышып утырып аның турында сөйләгәнен игътибар белән тыңлый.

Текәлеп карыйлар, үртиләр дип өйдә йомылып утырырга теләмибез

— Эльза "Могҗиза"га йөри башлагач, ачылып китте. Үзенә ышаныч артты. Татарча да күбрәк сөйләшә башлады, теле шомарды. Чит кешеләр янында каушый иде ул, хәзер бу да юкка чыкты. Оялмый. Бу безнең өчен зур җиңү, — дип хисләре белән уртаклаша әни кеше. —Эльза авыррак йөри, балалар, әлбәттә, текәлеп тә карарга мөмкин, авыррак сүз дә әйтә ала. Ияләндек. Шатланып яшәргә тырышабыз. Кешеләр хәзер чынында мәрхәмәтлерәк. Текәлеп карыйлар, үртиләр дип өйдә йомылып утырырга теләмибез. Театрларга, концертларга да йөрибез. Парклар да яратабыз. Кызганыч, менә пандемия белән генә тулы тормыш алып бару авыррак ди ул.

Авыру бала карау өчен дәүләт биргән акча җитәме дигәндә, Люция ханым: "Аена 20 мең сум түләнә. Ирем эшләп тора, шөкер. Җиткерергә тырышабыз", диде ул.

Зөфәр Харисов
Зөфәр Харисов

"Могҗиза" студиясендә өч артист эшли. Алар үзенчәлекле балаларга кебек түгел, ә бар нәрсәне дә булдыра ала торган талантлы балаларга кебек карый. Кызгану юк, алар үзләре дә шундый мөнәсәбәт булганга рәхмәтле дип аңлата артистлар.

Зөфәр Харисовка мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнергә тәкъдим иткәч, баш тарткан. Моны курку дип аңлата ул.

— Ничек тәҗрибә булмаган килеш театрда мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнеп була дип кире кактым бу тәкъдимне. Курыктым. Шулай да ахыр чиктә килештем. Беренче дәрес узуга инде мин аңладым: мин бу балаларны яратам. Алар самими, ихлас. Өмет белән күзгә караган баланың ничек өметен акламаска мөмкин? Яратып эшлим алар белән, чөнки үземнең күңелемә сихәт алам,— диде ул Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG