Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэры улы чүп яндыру корылмасы янында җир кишәрлеге алуын белдерде


Таһир Метшин

Метшин җир кишәрлеген Яңа Николаевкада алган. Ул булачак чүп яндыру корылмасыннан 800-1000 метрда урнашкан.  

Казан мэры Илсур Метшин улы Таһир Метшин Осиново авыл биләмәсенең Яңа Николаевка авылында җир кишәрлеге алуы турында белдерде. Ул анда тиздән яңа йорт салам ди. Бу хакта Таһир Метшин Instagram-дагы ябык сәхифәсендә әйткән. Аның сүзләрен "Бизнес онлайн" китерә. Басма язуынча, җиде сутыйлык җир кишәрлеген Метшин җәй көне үк сатып алган, киләсе яңа елны яңа йортта каршыларга телим дигән.

Хәбәр ителүенчә, җир кишәрлеге чүп яндыру корылмасы булачак урынны уратып алган коймадан 800-1000 метрда урнашкан.

"Авито"да Осиново авыл биләмәсендә 6-8 сутыйлы җир кишәрлекләре якынча бер миллион сумга сатыла. Чагыштыру өчен: Татарстан түрәләре яратып яшәгән Казаннан ерак түгел Петровский авылында алты сутый җир өч миллион сумнан башлана.

Илсур Метшин чүп яндыру корылмасына каршы протестлар башлангач, улына әлеге завод янында җир алам дип вәгъдә биргән иде.

XS
SM
MD
LG