Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Русия Навальный өчен Германия һәм Франциягә чикләүләр кертәчәк


Сергей Лавров
Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министрлы Сергей Лавров Русия оппозиция вәкиле Алексей Навальный эше белән бәйле Германия һәм Франциягә чикләүләр кертә дип белдерде.

Европа берлеге илләре белгечләр тикшерүенә нигезләнеп, Навальный Русиядә химик корал - "Новичок" төркемендәге матдә белән агуланган дигән нәтиҗәгә килде. Моңа бәйле Европа берлеге Русиянең алты ватандашына, шул исәптән президент идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко, ФСБ мөдире Александр Бортниковка һәм башка рәсми затларга чикләүләр кертте.

Лавров сүзләренчә, Русия чикләүләре "капма-каршы" булачак. Министр Русия чикләүләре "Германия һәм Франция җитәкчеләре идарәсенең җитәкче хезмәткәрләренә" кертеләчәк диде. Лавров сүзләренчә, алар турында карар инде кабул ителгән, тиздән бу илләргә исемлек турында рәсми белдерү ясалачак.

Кагыйдә буларак, чикләүләр илгә керүне тыю һәм активларны туңдыуны күз уңында тота.

Навальныйны агулау турында сөйләгәндә, Лавров активист йә Германия җирлегендә, йә Омскидан Берлинның Charite хастаханәсенә китергән очкычта агуланган булырга мөмкин дип фаразлар өчен "бөтен нигезләр бар" диде. Ни өчен алар мондый нәтиҗәгә килгән, Навальныйның Германиягә җибәрелгәнче мәрткә китүен ничек аңлатырга һәм ни өчен Германиядә активистның хәле яхшырган - бу хакта Лавров берни әйтми.

Мәскәүнең Навальный белән бәйле хәлгә карата рәсми версиясе юк. Омскидагы медицина түрәләре ул агуланмаган, фаразларга караганда, Навальныйның панкреатиты кузгалган. Шул ук вакытта Тышкы күзләү хезмәте башлыгы Сергей Нарышкин оппозиция вәкиленә һөҗүмне чит ил махсус хезмәтләре оештырган дип белдерде.

XS
SM
MD
LG