Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратурага шикаятьтән соң Столбище мәктәбендә кызларга яулыктан йөрергә рөхсәт ителде


Мөселман кызының яулыгын салуны таләп иткән Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбе мөдире Ирина Романова аның әти-әнисеннән гафу үтенгән.

"Пәнҗешәмбе мәктәп мөдире укытучылар белән кызның әти-әнисе янына килеп, гафу үтенде. Без каршы түгел, кызыгыз мәктәпкә яулыктан йөри ала дип әйттелләр", дип сөйләде Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев.

Адвокат сүзләренчә, кызның әтисе Татарстанның прокуроры исеменә юллаган гаризасын кире барып алган. "Шуның белән эш прокуратурага барып җитмичә, хәл ителде", дип өстәде адвокат.

11 ноябрьдә Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде. Алар балаларының белем алуга һәм шәхси тормыш кагылгысызлыгына хокуклары бозылуын белдерде. Прокурор исеменә шикаятьтә укучы кызның әти-әнисе мәктәп мөдире Ирина Романованың балага яулыгын салуны таләп итеп басым ясаганын әйткән иде. Шикаятьтә Романованың сүзләре китерелә: ул үзе җитәкләгән мәктәпкә яулыктан йөрү ярамаганын, ә моңарчы дәресләргә яулык киеп йөргән кызлар мөдир таләбе белән башка мәктәпләргә күчүен белдергән.

Моннан тыш 11 ноябрьдә сыйныф җитәкчесе һәм татар теле укытучысы кызны дәресләрдән соң алып калып, аның белән “аңлату эше” уздырган, бу мәктәптә яулыктан йөрергә ярамый дип аңлатканнар һәм балага психологик басым ясаганнар диелә.

Әтисе сүзләренә караганда, мәктәп мөдире сыйныф җитәкчесенә “урыс мәктәбендә яулыктан йөрү ярамавын” балага аңлатырга кушкан. Кыз яулыгын салмаса, аңа “мөселман мәктәбенә күчәргә туры киләчәк” дип белдергән.

Кызның әтисе әлеге таләпләр дини хокукларны кыса, шулай ук баланың Русия конституциясе гарантияли торган белем алу хокукы һәм шәхси тормыш кагылгысызлыгы хокукы да бозыла дип белдереп, республика прокуратурасы белән Лаеш районы мәгариф идарәсенә шикаять юллаган булган.

Элегрәк Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русиядә хиҗапны тыюларга ризасызлык белдергән иде. "Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, ләкин мәгариф оешмалары җитәкчеләре алар белән танышып өлгермәгән, ахры. Белгәнебезчә, илебезнең төп канунында Аллаһ искә алына. Ягъни аның текстында күпмилләтле Россия җәмгыятенең иманлы булуы чагыла" дип язды мөфти.

XS
SM
MD
LG