Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томски шәһәре мэры тоткарланган


Иван Кляйн
Иван Кляйн

Кайбер хәбәрләргә караганда, Кляйн вазифа вәкаләтләрен арттыруда (Җинаять колексының 286.2 маддәсе) шикләнелә

Томски мэры Иван Кляйн җомга иртән киңәшмә вакытында тоткарланган. Аны мэрия бинасыннан кулларын богаулап алып чыкканнар. Әлеге хәбәрне шәһәр хакимиятендә Сибирь.Реалиига раслаганнар. Тентүләр узганмы, анысы билгесез.

"Милый Томск имени Козловский" Telegram-каналы Иван Кляйн артында битлек кигән ФСБ вәкилләре төшерелгән фото чыгарды.

Кляйнның нәрсәдә шикләнелүе билгеле түгел, Тикшерү комитетының Томски бүлеге бу уңайдан соңрак матбугат белдерүе булачак дигән.

ТАСС һәм Интерфакс мәгълүматынча, Кляйн вазифа вәкаләтләрен арттыруда (Җинаять колексының 286.2 маддәсе) шикләнелә.

  • 61 яшьлек Иван Кляйн Томскины 2013 елдан җитәкли. Аңа кадәр ул "Томское пиво" ширкәте җитәкчесе булды.
  • Томскиның элекке мэрлары Александр Макаров һәм Николай Николайчук та хөкем ителгән иде. Макаровны 2006 елда тоткарладылар, дүрт елдан аны вәкаләтләрен арттыру, куркытып акча таләп итү, ришвәт алу маддәләре нигезендә 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр. 2016 елда ул вакытыннын алда иреккә чыкты.
  • Николайчукны 2015 елда битарафлык маддәсе нигезендә дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
  • 2020 елның июлендә Томски мэрының бер урынбасары Евгений Суриков ришвәт алуда гаепләнеп тоткарланган иде.

XS
SM
MD
LG