Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова президенты сайлауда оппозиция намзәте Майя Санду җиңә


Майя Санду
Майя Санду

Молдованың Русия тарафлы хәзерге президенты Игорь Додон якынча 10 процентка калыша.

Молдовада якшәмбе узган президент сайлау нәтиҗәләре ясала. Сайлау кәгазьләренең 97,29 проценты эшкәртелгәннән соң оппозиция намзәте, илнең элеккеге премьер-министры, “Гамәл һәм теләктәшлек фиркасе” җитәкчесе Майя Санду алда бара. Ул 54,04 процент тавыш алган диелә. Илнең хәзерге президенты, Русия тарафлы намзәт Игорь Додон 45,97 процент тавыш җыя.

Ноябрь башында сайлауның беренче туры узган иде, Додон 32,74 процент, Санду 35,96 процент тавыш алды.

2019 елның июнендә республиканың Конституция мәхкәмәсе депутатлар соравы белән Додонны вакытлыча вазифасыннан читләштерде. Аннары яңа президент сайлау билгеләнде. 2016 елда президент вазифасына керешкәннән бирле Додон вазифасыннан алты тапкыр вакытлыча читләштерелде.

Молдова Европада иң фәкыйрь илләрнең берсе. Халыкның бер өлеше Русия белән якынаю яклы, бер өлеше Европа берлеге, бигрәк тә Румыния белән якынаюны тели. Илдән аерылуны алга сөрүче, Русия ярдәме алып торучы Днестр яны төбәге 1990нчы еллардагы сугыштан соң Кишиневтан бәйсез сәясәт алып бара, бу төбәктә яшәүчеләрнең күпчелеге сайлауларда катнашмады.

Җәен Халыкара республика институты уздырган сораштырулар күрсәткәнчә, Молдова халкының 70 проценттан артыгы ил дөрес юнәлештә бармый дип саный. Кешеләрдә, беренче чиратта, эшсезлек, хезмәт хакы түбән булуы, дәүләт идарәсенең начар эшләве, коронавирус пандемиясе ризасызлык уята.

XS
SM
MD
LG