Башкортстанда халыкның COVID-19 белән бәйле сорауларына җавап бирү өчен Ковидка каршы ситуацион үзәк булдырылды. Бу турыда бүген хөкүмәттә киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Яңа үзәкне Башкортстан дәүләт корылтае депутаты Римма Үтәшева җитәкләячәк.
Үзәк “Торатау” Конгресс-һоллында урнашкан. Ул республикадагы медицина оешмаларына халыкка COVID-19 белән бәйле мәгълүмат бирүдә ярдәм итү өчен булдырыла. Бу үзәккә бөтен республикадан шалтыратып була, әлеге үзәк халыктан мөрәҗәгать итүләр санын арттырырга, сорауларга тизрәк җавап бирергә мөмкинлек бирер дип көтелә.
“Бездә хастахәнәләрдә урыннар запасы бар, ә менә амбулатор ярдәм һәм белешмә бирү эше моңарчы нәтиҗәле башкарылмады. Хәзер кешеләрнең анык мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак” диде Хәбиров.
Ковидка каршы ситуацион үзәк хезмәткәрләре COVID-19 белән бәйле барлык төр сорауларга җавап бирә ала. Аерым алганда, стационарда дәвалану, поликлиника, ашыгыч ярдәм, дарулар белән тәэмин итү, тест нәтиҗәләре, санак томографиясе ясату урыннарына кагылышлы сораулар кабул ителә.
Кирәк булган очракта, операторлар мөрәҗәгатьне Башкорт медицина университеты хезмәткәрләренә, галимнәргә, Роспотребнадзор, Росздравнадзор, Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләренә һәм башка оешмаларга юнәлтәчәк дип сөйләде Утәшева.
Үзәк атна буе кон саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
Башкортстанда 15 ноябрьгә COVID-19 барлыгы 12 328 кешедә рәсман теркәлгән, шимбә-якшәмбедә тагын 232 кешегә бу диагноз куелган, моннан тыш, ике көндә тагын 723 кешедә пневмония ачыкланган. Пандемия башыннан коронавирустан 68 кеше үлгән, пнемония диагнозы белән үлүчеләр саны рәсми статистикаларда китерелми.