Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җинаять кылу тугыз процентка арткан


Җинаятьләр саны банк карталарын урлау, интернет аша алдау, икътисад өлкәсендә арта.

Ел башынан Казанда 20 меңнән артык җинаять теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, тугыз процентка күбрәк. Бу хакта бүген Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков шәһәр хакимияте утырышында белдерде. Аның сүзләренчә, җинаять кылулар элемтә технологияләре куллану нәтиҗәсендә арта.

“Җинаятьчелек дигитал технологиягә күчә. Ел башыннан 2513 банк картасы урланган. Элемтә һәм интернет аша 2763 алдау очрагы теркәлгән. Аларның саны 1,5 тапкырга артты. Полиция хезмәткәрләре 375 җинаять очрагын ачыклый алды. Читтән торып алдауны ачыклау максатыннан эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе махсус төркем булдырды. Алар министрлык, банк, кесә телефоны сатучылар һәм интернет провайдерлар белән хезмәттәшлек итә”, диде Саматошенков.

Шулай ук наркотик әйләнеше, мөһаҗирлек, икътисад өлкәсендә дә җинаять кылулар арткан.

“Ел башыннан 1138 икътисади җинаять ачыкланды. Шуларның өчтән бере ришвәтчелек белән бәйләнгән. Вазифадагы затлар арасында җинаять кылулар артты (233 очрак), шулай ук ришвәт бирү очрагы (181 очрак) күбәйде. Икътисад җинаятьләреннән күрелгән зыян 10 млрд сумга җитте. Тикшерү барышында 3 млрд сум кайтарылган”, диде Валерий Саматошенков.

Быел ачыкланган 7095 җинаять очрагының һәр бишенчесе авыр дәрәҗәдәге җинаять санала. Шул ук вакытта пандемия чорында урлау, талау һәм җәмәгать урыннарында канун бозу очраклары кимүен теркиләр.

XS
SM
MD
LG