Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты үз-үзен яндырган журналист турында җинаять эше ачудан баш тарткан


Ирина Славина үлгән урын
Ирина Славина үлгән урын

Ирина Славинаның гаиләсе һәм җәмгатьчелек аны үз-үзен үтерүгә китереп җиткерү турында эш ачуны таләп иткән иде.

Октябрьдә Түбән Новгородта үз-үзен яндырган журналист Ирина Славинаның үлеме турында җинаять эше ачылмаячак. Русия тикшерү комитетының Түбән Новгород идарәсе шундый карар чыгарган. Бу турыда Коммерсантка гаиләнең адвокаты Александр Караваев сөйләгән.

Адвокат сүзләренчә, карарда бу үлем очрагында “җинаять булуын раслаучы объектив мәгълүмат күренми” диелгән. Өстәвенә, Славинаның психологик яктан сәламәт булмау ихтималы да әйтелгән.

Журналистның фаҗигале үлеменнән соң хокук яклаучылар, аның туганнары, хезмәттәшләре җинаять эше ачуны таләп иткән иде.

“Славина үлеме өчен аңа каршы эш ачкан, карарлар имзалаган, хөкем чыгарган, кимсетүле тентү уздырган – аның тормышын көннән-көн җәһәннәмгә әйләндерүчеләр барысы да җавап бирергә тиеш” дип белдергән иде элегрәк Журналистлар һәм медиа хезмәткәрләре һөнәри берлеге.

Шул ук вакытта, тикшерү бүлеге җитәкчесе җинаять эше ачудан баш тарту турындагы карарны гамәлдән чыгарырга җыена дип хәбәр иткән адвокат Александр Караваев. Славинаның гаиләсе бу эш Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контроле астына күчәргә тиеш дип саный.

2 октябрьдә Түбән Новгородта чыга торган Koza Press басмасы баш мөхәррире Ирина Славина Түбән Новгородтагы өлкә эчке эшләр идарәсе бинасы янында үз-үзен яндырып үтерде.

Бер көн алдан журналистның өендә куәт оешмалары тентү уздырган булган. Аны “Открытая Россия” оешмасына ярдәм итүдә шикләнелгән эшмәкәргә каршы җинаять эше кысаларында уздырганнар. Славина Facebook-та тентүнең шәхесне кимсеткеч төстә узуын язып чыккан иде. Өйдән гаиләдәге барлык санак җиһазларын алганнар. Славина үзенең бөтен кесә дәфтәрләренә кадәр җыеп алып чыгып китүләрен язды, эшләү өчен кирәк әйберләрем калмады диде.

Моңа кадәр аңа, төрле сәбәпләр табып, 5 мең сумнан 70 мең сумга кадәр штрафлар салынган иде.

Буочрактан соң хокук яклаучылар "куркыту өчен" тентүләрне туктатуны таләп итеп белдерү ясады.

XS
SM
MD
LG