Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор Татарстанда Яңа елга чикләүләр кертергә мөмкин


Чикләү чаралары коронавирус, ОРВИ һәм гриппның ничек таралуына бәйле булачак диелде.

Яңа елда Татарстанда чикләүләр кертерелергә мөмкин. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, Яңа елга вирус йоктыручылар саны артырга мөмкин.

“Фараз кылуы авыр. Әле авырулар арта бара. Без covid-ны гына түгел, ОРВИ һәм гриппныны исәпләп фикер йөртәбез. Әгәр дә бу чир таралмаса, өстәмә чикләүләр кертелмәячәк. Ләкин план корган юл белән китмәсәк, кайбер чикләүләр кертеләчәк. Нинди чикләүләр икәнен әйтүе кыен. Бу транспорт яки кибеткә керергә ашкынып торучы битлексез кешеләрдән дә тора. Әгәр без гади таләпләрне үтибез икән, катгый чаралар кертелмәячәк”, диде Авдонина.

Хәзер Татарстанда кинотеатр, театрлар 50 процентка гына тулы булып эшли ала. Дискотека, кальян, бию мәйданчыклары эше тыелган.

Шул ук вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бизнесменнар белән очрашуда катгый чикләүләр кертү кече һәм урта эшмәкәрләреккә зыян китерәчәк дип белдерде.

Әлегә Русиядә катгый чикләүләр керткән бердән-бер төбәк – Бурятия республикасы. Коронавирус таралу сәбәпле анда ике атнага сәүдә үзәкләре, ресторан, кафе, кинотеатр, матурлык салоннары ябылды.

XS
SM
MD
LG